Рамил Муллин: “Хәзер инде безнең бурыч – аның мирасын саклау”

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин Разил Вәлиевне ватанпәрвәр булды дип бәяләде:

— Һәрбер җирлекнең үз йолдызлары бар. Разил абый Түбән Каманың иң зур йолдызларының берсе иде. Аның нуры Түбән Камада гына түгел, Татарстан күгендә, Рәсәй күгендә балкып торды. Мин ул киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм. Чөнки адәм баласы дөньяга килә дә, китә. Аның эшләре кала. Аның турында сүз кала. Гамәлләре аркылы аңа бәя бирелә. Аллаһы Тәгалә биргән 76 елда, әлбәттә, төрле чак булгандыр. Без бүген яхшысын гына искә алабыз, чөнки ул яхшылыклар бик күп булды. Ул ватанпәрвәр булды, милләт өчен хезмәт итте, батыр булды. Аллаһы Тәгалә аңа тел осталыгы биргән, ул бик зур сәясәтче иде. Шул ул вакытта ул бик җор да, шаян да булды. Разил Вәлиев безнең өчен укытучы булды. Безнең җирлек өчен күп хезмәт кылган, туган ягы өчен янып торган кеше иде. Хәзер инде безнең вазыйфа – аның мирасын саклау –ватаныбыз өчен, милләт өчен, телебез өчен хезмәт итү. Әгәр дә шул булса, аның хезмәте дәвамлы булыр.


Фикер өстәү