«Бөек Идел юлы» Татарстан аша узачак

ТАСС мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Бөек Идел юлы» узучы төбәкләр, шул исәптән Татарстан турында сөйләделәр. Бу проект нидән гыйбарәт? Идел буе төбәкләренә сәяхәтнең нинди юллары бар? Әнә шул һәм башка сорауларга җавап бирделәр.

Илкүләм «Бөек Идел юлы» туристик проекты 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Атамасыннан аңлашылганча, әлегә проектка Идел буе федераль округы төбәкләре керә. Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов ТАССта узган чарада «Бөек Идел юлы»ның максат-бурычлары турында сөйләде.

– «Бөек Идел юлы»н без уйлап тапмадык. Моннан мең еллар элек иң данлыклы сәүдә юлларының берсе булган ул. Без моны исәпкә алып, «Бөек Идел юлы»н тарихи мирасыбызга да багышладык. Максатыбыз – туристлар агымын арттыру, туризм өлкәсендәге инфраструктураны камилләштерү белән беррәттән, кызыклы һәм масштаблы, Идел буе төбәкләренең тарихи, мәдәни һәм табигый байлыгын колачлый торган маршрутлар булдыру, – диде ул.

Шулай итеп, Түбән Новгород, Мари Иле, Чувашия, Татарстан республикаларында, Ульян, Самара өлкәләрендә урнашкан тарихи урыннар белән танышырга, аларда яшәүче милләтләрнең ризыкларын татып карарга мөмкин булачак. «Бөек Идел буе»ның маршрутлары төрле, ягъни саналган төбәкләрнең барысына сәфәр кылырга да, берничәсенә генә барып кайтырга да була.

Әйтик, «Идел буеның өч башкаласы» маршрутын сайласаң, поезд яки автобуска утырып, Йошкар-Ола – Чабаксар – Казан шәһәрләрен өч көн эчендә йөреп кайтырга мөмкин. «Өч елга: Идел – Нократ – Чулман» маршрутын сайлаучыларга исә дүрт көн эчендә Түбән Новгород – Киров – Кунгур – Пермь шәһәрләрен күрсәтергә вәгъдә итәләр. Моннан тыш, елга транспортында да сәфәр кылу мөмкинлеге  бар.

 


Фикер өстәү