Рөстәм Миңнеханов халык артистлары Равил Шәрәфиев һәм Ринат Таҗетдинов белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РСФСР, ТАССРның халык артистлары Равил Шәрәфиев һәм Ринат Таҗетдинов белән очрашты. Очрашу артистларга 85 яшь тулу уңаеннан үткәрелде.

Рөстәм Миңнеханов Равил Шәрәфиев һәм Ринат Таҗетдиновны юбилейлары уңаеннан котлады. Аларның икесе дә 1938 елда туган. Иҗат юллары да охшаш: икесе дә 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлаганнан соң Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына кабул ителгән.

Фото: rais.tatarstan.ru

Зур иҗади мөмкинлекләргә ия булулары, сәхнәдә эчкерсез уйнаулары аларга 60 елдан артыграк вакыт дәвамында, яңа образлар тудырып, сәхнәдә йолдыз кебек ялтырау мөмкинлеге бирә.

Рөстәм Миңнеханов юбилярларга мөрәҗәгать итеп, аларның тамашачылар арасында зур популярлык казануын билгеләп үтте. “Хөрмәтле Равил ага! Хөрмәтле Ринат ага! Сез бик зур абруйга ия булдыгыз, – диде ул. – Татар театрын үстерүгә үзегездән бәһаләп бетергесез өлеш керттегез. Сезнең күпкырлы иҗатыгыз, фидакарь хезмәтегез, һичшиксез, гаять зур ихтирам-хөрмәткә лаек”.

Татарстан Рәисе артистларны юбилее белән котлап, аларга саулык-сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләде.
Рөстәм Миңнеханов Равил Шәрәфиевка театр сәнгатен үстерүдәге аерым өлеше, күп еллык нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге өчен “Дуслык” орденын, Ринат Таҗетдиновка – “ТАССР оештырылуга 100 ел” медален тапшырды.

 


Фикер өстәү