Татарстанда компьютерлар җитештерү ике тапкыр арткан

Татарстанда компьютерлар, электроника һәм оптика җиһазлары җитештерү бер ел эчендә ике тапкыр диярлек (94.5%ка) арткан. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, йорт җиһазлары җитештерү – 1,5 тапкыр, электр җиһазлары – 20%ка, кием-салым – 18, металлургия производствосы – 15, күн  – 12, азык-төлек җитештерү – 9,5%ка үскән.

Моннан тыш автомобильләр һәм җиһазлар, прицеп һәм ярымприцеплар  төзекләндерү-монтажлау, әзер металл эшләнмәләр, минераль продукция, кәгазь һәм кәгазь әйберләре эшләп чыгару күрсәткечләре яхшырган.

Шул ук вакытта агач эшкәртү, агачтан әйберләр җитештерү – 36,8%ка, текстиль әйберләр – 33,4, химик матдәләр һәм химик продуктлар җитештерү – 21,1%ка кимегән. Шулай ук нефть продуктларын, дару, эчемлекләр, резина, пластмасса эшләнмәләр җитештерү, полиграфия эшчәнлеге күрсәткечләре начарайган.


Фикер өстәү