Рөстәм Миңнеханов салым күрсәткечләр тискәре булган 33 район турында: «Мәсьәләгә ачыклык кертеп, тиешле чараларны күрегез»

Республика районнарында салым җыю эше аксый. Бу уңайдан Татарсан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәсьәләгә кичекмәстән ачыклык кертергә кушты. «Кара исемлек»кә кайсы районнар эләккәне дә билгеле.

Татарстан Министрлар Кабинетында 2023 елның тугыз аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының эшенә багышланган республика киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

– Бу елның гыйнвар – сентябрь айларында Татарстанның берләштерелгән бюджетына 395,5 миллиард сум акча кергән. Республиканың үз керемнәре 331,2 миллиард сум тәшкил иткән, – диде Рәис, төп саннарга тукталып. – Безгә тынычланырга иртәрәк. Хәзерге шартларда вазгыять бик тиз үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә финанс тәртипне катгый үтәүне дәвам иттерергә кирәк.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, бюджет үтәлешен тәэмин итүдә табышка салым мөһим урын алып тора. Быелның тугыз аенда республика казнасына табышка салымнан 133,2 миллиард сум акча кергән. Физик затларның кеременә салым исә 93,1 миллиард сум тәшкил иткән.

Киңәшмәдә билгеле булганча, Татарстанның ике районында – Яңа Чишмә һәм Апаста физик затларның кеременә салым кимегән. Ә җир салымын киметүгә юл куючылар исемлегенә республиканың берьюлы 33 районы эләккән. Шул ук вакытта, быел нефть һәм газ комплексы, нефть сәнәгате предприятиеләрендә табышка салым күрсәткече сизелерлек кимүен дә искәрттеләр. Бу уңайдан, Рәис предприятиеләрдә вазгыятьне даими күзәтеп торырга, җитештерүчеләр белән берлектә финанс күрсәткечләренә анализ ясарга кушты. Республиканың Икътисад, Финанс министрлыкларына, шулай ук, салым хезмәтенә бергәләп эшне җайга салырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Чөнки бюджетның сыйфатлы һәм тигез үтәлеше бик күп күрәткечләргә бәйле.

Физик затларның кеременә салымга килгәндә, Рәис «соры» хезмәт хакларына каршы көрәшне дәвам иттерергә кирәк дигән фикердә. Ул быел салым җыюларын киметкән районнар белән дә аерым эшләргә кирәклеген искәртте.

– Узган ел белән чагыштырганда, җир салымы тугыз процентка, ягъни 530 миллион сумга кимегән. Бу – бик зур сан. Республиканың 33 районында күрсәткечләр тискәре. Әлеге районнарның барысын да атап тормыйм, әмма мәсьәләгә ачыклык кертеп, тиешле чараларны күрегез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда яшәүчеләргә 1 декабрьгә кадәр салымнарны түләп бетерергә кирәклеген дә искә төшерделәр. Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, 1 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, республика халкына 3 миллиард 225 миллион сумлык 500 салым хаты җибәргәннәр.

– Дәүләт һәм муниципаль органнарга, федераль хезмәтләргә һәм предприятиеләргә аңлату эшләре алып барырга, 2022 ел өчен милек салымын вакытында түләп бетерүне, шулай ук булган бурычларны кайтаруны тәэмин итәргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү