Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Разил Вәлиевның үлеме сәбәпле кайгы уртаклашты

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, язучы, шагыйрь һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең вакытсыз арабыздан китүе белән бәйле рәвештә, аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

«Нинди генә югары урыннарда хезмәт куйса да, Разил Исмәгыйль улы Түбән Кама халкын күз уңында тотып, шатлыкларын бүлешеп, кайгыларын уртаклашып яшәде. Күп еллар Татарстанга, аның халкына намус һәм дәрәҗә белән хезмәт итте, бу игелекле эшкә бөтен көчен, талантын, максатчанлыгын, тәҗрибәсен һәм энергиясен бирде.

Разил Исмәгыйль улы зур җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә ихлас мөнәсәбәт, үз эшенә чиксез бирелгәнлеге белән аерылып торды. Ул күпкырлы иҗаты гомуммилли мираска әверелде, укучылар күңеленә юл тапты.

Яраткан язучы, талантлы кеше турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең гаиләсенә,туганнарына сабырлык, сәламәтлек теләп калам», – диелә кайгы уртаклашуда.


Фикер өстәү