Симерүдән интегүчеләр артуы хакында Владимир Путинга җиткергәннәр

Министр әйтүенчә, спорт белән шөгыльләнүчеләргә медицина белешмәләре алуны гадиләштерергә кирәк.

Россиядә яшәүчеләрнең 11 проценты симерүдән интегә. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россия Президенты Владимир Путин катнашында узган Физик культура һәм спорт советы утырышында шул хакта белдергән.

“Бездә тагын бер көрәш юнәлеше – симерүгә каршы юнәлеш барлыкка килде. Илдә яшәүчеләрнең 11 проценты шуннан җәфалана инде”, – дигән министр. Ул шулай ук спорт белән шөгыльләнүчеләргә медицина белешмәләре алуны гадиләштерергә кирәклеген искәрткән.

Министр, аерым алганда, диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләрне даими узучыларга спорт үзәкләренә электрон белешмәләр бирүне тәкъдим иткән. Физкультура белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең белешмә һәм кәгазьләр алу максатында чиратта тормавы өчен кирәк бу, дип аңлаткан Мурашко.


Фикер өстәү