Татарстан юллары өчен нинди көпчәкләрнең кулайрак булуын аңлатканнар

Көпчәк сайлап алганда нәрсәләргә игътибар итәргә?

Көпчәкләр куючы Павел Марьянов “Челнинские известия” хәбәрчесенә кышкы шиннар сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә икәнен аңлаткан.

Аның әйтүенчә, кышкы шиннар өч төрле була: тырнаклы (шипованный), фрикцион (ябышкаклы) һәм җылы кыш өчен (еврокыш).

«Күпләр “еврокыш”ны “липучкалы” шин белән бутый. Алар, чыннан да, бер-берсенә охшаш. Ләкин “еврокыш” Татарстан өчен бармый. Бу шиннар тайгак юлда йөри алмый, алар бары тик +1…+10 градус температурада юеш, салкын юлда йөрү өчен генә билгеләнгән”, – дип аңлатып үткән Павел Марьянов.
Фрикцион шиннар исә эзләренең (протектор) башыннан ахырына кадәр дулкынсыман ерыклардан гыйбарәт. Бу бозлы түшәмә өстеннән әйбәт кенә йөрү мөмкинлеге бирә. Эзендәге ерыклар шактый ук тирән. Боз катламына гына түгел, кар катламына да үтеп керү мөмкинлеге бирә алар.

“Еврокыш” шиннарындагы ерыклар тирәнлеге ике тапкыр кимрәк. Алар, кагыйдә буларак, протектор кырыена ук килеп җитми.

Белгеч сүзләренә караганда, шәһәрдән читкә чыгу өчен тырнаклы шиннар әйбәтрәк. Ә инде шәһәр эчендә йөрү өчен “липучка”да ярый. Әмма безнең юлларга “еврокыш” бармый.

Брендларга килгәндә, Марьянов әйтүенчә, аларның барысы да бер чама. Көнбатышта җитештерелгәннәрендә аерма бар, әлбәттә, ләкин алар хәзер бик кыйммәт. Ә инде кулланылышта булган резина сатып алганда, беренче чиратта, җитештерү датасын карарга кирәк, дигән ул.

“Шинга 5 елдан артыграк вакыт узса, яңа булса да, алырга ярамый. Ник дигәндә, резина бу вакыт эчендә йомшара. Шул сәбәпле, кеп-кечкенә чокырга килеп эләксә дә, тишелергә мөмкин”, – дип басым ясап әйткән шиномонтажник.


Фикер өстәү