Автомобильчеләр өчен яңа штрафлар әзерлиләр

Эчке эшләр министрлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр эшләгән.

1 июньнән Россиядә машина йөртүчеләр өчен яңа штрафлар үз көченә керергә мөмкин. Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан эшләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр нигезендә, җәен яки кышын сезонга туры килмәгән көпчәкләр белән йөргән өчен штраф күздә тотылган. Бу хакта “Звезда” хәбәр итә.

Биредә сүз июнь, июль һәм август айларында – кышкы көпчәкләр белән, ә декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында – җәйге көпчәкләр белән йөрүне тыю турында бара. Әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф күләме 500 сум тәшкил итә.

Төбәкләр хакимиятләренең бу тыюны климат шартларына бәйле рәвештә үзгәртергә хокуклы булуы искәртелә. Кайбер төбәкләрдә кышкы сезонны озайтырга мөмкин булачак. Әйтик, октябрьдән мартка кадәр. Бу очракта инде октябрьдән үк машинага кышкы “аяк киеме” кидертергә кирәк булачак.


Фикер өстәү