Баш казый һәм Татарстан мөфтиенең урынбасары билгеле булды

«Казан — Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Татарстан мөселманнарының VIII корылтае бара. Бу чарада Татарстан мөфтие итеп янә Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Татарстанның баш казые һәм мөфтинең беренче урынбасары да билгеле булды.

Татарстанның 30 мөхтәсибәте намзәт буларак баш казый вазыйфасына Җәлил хәзрәт Фазлыевны тәкьдим иткән иде. Аны бертавыштан сайладылар.
Камил хәзрәтнең беренче урынбасары итеп «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде.


Фикер өстәү