Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп яңадан сайланды

Татарстан мөселманнары корылтаенда Татарстан Республикасы мөфтие сайланды. Күпчелек тавыш җыеп, бу вазыйфага янә Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләнде.

Тавыш бирү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Съезды вакытында узды. Чарада 1 меңнән артык имам катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бу вазыйфаны 2013 елның 17 апреленнән башлап алып барды. Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып Камил хәзрәт күрсәтелгән иде.


Фикер өстәү