Песков Путинның дөньядагы популярлыгына карата нинди мөнәсәбәттә булуын әйткән

Президент Владимир Путин өчен иң мөһиме – дөньяда аның турында нәрсә уйлаулары түгел, ә Россиядә яшәүчеләрнең үзенә карата нинди мөнәсәбәттә булулары. Шул ук вакытта чит илләрдә дәүләтебез башлыгының сәяси йогынтысына тиешле бәя бирүчеләр аз түгел, дип белдергән Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Моңа кадәр Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыру нәтиҗәләрен игълан иткән. Үзәк мәгълүматлары буенча, илдәге халыкның 77,9 проценты Путинга ышана, ә респондентларның 74,6 проценты аның эшчәнлеген хуплый.
Песков билгеләп үткәнчә, дәүләт башлыгы тикшеренү нәтиҗәләреннән хәбәрдар түгел әле, чөнки яңа гына Мәскәүгә кайтып төшкән. Ул Владимир Путинның Россия Федерациясендә генә түгел, ә бөтен дөньяда популяр булуын билгеләп үткән. Шул ук вакытта, Президент үзенең популярлыгына фәлсәфи карый, дигән Кремль вәкиле.


Фикер өстәү