Ил халкының 81,1 проценты Россия Президенты Владимир Путинга ышанычын белдергән. 78,1 проценты аның эшен хуплый. ВЦИОМ үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шундый, дип яза “РИА Новости”.
Сораштыруда катнашучыларның 81,1 проценты Владимир Путинга турыдан-туры ышануын күрсәткән, нибары 14,7 проценты гына аңа ышанмавын әйткән.
Респондентларның 78,1проценты Россия Президенты эшчәнлеген хуплавын белдергән. Бары тик 12,9 проценты гына дәүләт башлыгы эшчәнлеген хупламавын күрсәткән.
Бөтенроссия “ВЦИОМ-Спутник” сораштыруы, телефон аша, 11-17 июльдә уздырылган. Анда 18 яшьтән зуррак 11200 кеше катнашкан.