Виталий Мутко Казан турында: «Без килгәндә, анда берни юк иде»

Элекке спорт министры әйтүенчә, барысы да спорт чараларына бәйле.

Россиянең элекке спорт министры Виталий Мутко Казанның зур спорт чараларын үткәрү хисабына үсүе турында сөйләп үткән.

“Казан шул исәптән бик зур спорт чаралары хисабына да үсә. Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнехановның өлеше гаять зур. “Барселона” белән уйнаганда, “Рубин” уенчылары туп керткәч. Минтимер Шәрипович: “Күрәсеңме, нәрсә эшләргә кирәк”, – дигән иде миңа. Шуннан соң барысы да Казанның нинди шәһәр икәнен, кайда урнашканлыгын эзли башлады. Анда барысы да кул белән эшләнгән. Без килгәндә, анда берни юк иде әле”, – дип белдергән ул.

Исегезгә төшерәбез: Казанда 2013 елда студентларның җәйге Универсиадасы, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты, башка зур спорт чаралары үткәрелде.


Фикер өстәү