Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Указда әйтелгәнчә, бу карар гаилә һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен халыкка күбрәк таныту өчен кабул ителгән.

Хөкүмәт 27 декабрьгә кадәр оештыру комитеты булдырачак. Шулай ук Гаилә елы  уңаеннан уздырылачак төп чаралар планы эшләп расланачак, чаралар өчен акча чыганаклары билгеләнәчәк. Оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикова билгеләнгән.

Билгеле булганча, киләсе ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы буларак та игълан ителде.


Фикер өстәү