Ялларда Татарстанда һава температурасының 0 градустан югары булуы көтелә

Ялларда республикада һава температурасының 0 градустан югары булуы көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 25 ноябрьдә шактый ук җылыта. Көндез һава температурасы –3…+1, төнлә –4…–12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Юеш кар-яңгыр, кайбер районнарда буран, томан һәм юлларда бозлавык булачак.

Якшәмбе  – 26 ноябрьдә көндез җылы: 0…+2 градус. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы –2…–7 градус күрсәтәчәк. Бозлавык. Дүшәмбе – 27 ноябрьдә республикада төнлә яңгырлар явып үтәчәк. Көндез явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 0…+3, төнлә 0…–3 градус тәшкил итәчәк. Сишәмбе – 28 ноябрьдә явым-төшем булмый диярлек. Көндез 0…–3, төнлә –1…–6 градус.


Фикер өстәү