Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе Геннадий Семигин белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе Геннадий Семигин белән очрашты. Очрашуда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, аерым алганда, әлеге өлкәдә норматив-хокукый базаны камилләштерү турында фикер алыштылар.

Геннадий Семигин Казанга «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашу өчен килде. Әлеге бәйгедә Россия территориясендә яшәүче халыкларның милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру һәм саклау, Россия халыкларының тормышын, мәдәниятен һәм традицияләрен, этномәдәни үсеш һәм мәдәни мирас мәсьәләләрен яктыртучы журналистлар һәм иҗат берләшмәләре катнаша. Конкурсның Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы оештыра.


Фикер өстәү