Рөстәм Миңнеханов Казан илкүләм тикшеренү техник университетының яңа фәнни-белем бирү үзәкләрен карады

Бер үзәктә – инженерлар, икенчесендә – милли костюм тегүчеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан илкүләм тикшеренү техник университетының яңа фәнни-белем бирү үзәкләрен карады.

Шәхси саклану чаралары инжиниринг үзәгендә җиңел сәнәгать өлкәсенең булачак дизайнерлары һәм технологлары сәләтләрен һәм белемнәрен эштә сыный. Биредә саклану чаралары, шул исәптән нефть-газ өлкәсе белгечләре өчен махсус киемнәр тегәләр. Үзәк тегү, уку, компьютер җиһазлары белән тәэмин ителгән (җәмгысы 50дән артык). Рәис студентларның эшләре белән дә танышты.

Үзәктә татар халык костюмы нигезен саклап, аның яңа төрләрен эшләү һәм булдыру белән дә мәшгульләр. Рөстәм Миңнеханов әлеге эшне аеруча уңай бәяләде. «Элеккеге ЦУМ бинасында халык кәсепләре һәм осталары үзәген ясау планлаштырыла. Без сезгә яңа үзәктә мәйданчык бирәчәкбез», – диде ул.
Моннан тыш Татарстан Рәисе цифрлы технологияләр юнәлеше буенча эшләүче «Цифровой горизонт» классын да карады. Биредә укучыларның күбесе вузның сәнәгый партнеры булып саналган предприятиеләрдә эшли дә инде.


Фикер өстәү