Бүген Казанда “Многоликая Россия” Бөтенроссия Журналистлар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләү тантанасы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта булды. «Ватаным Татарстан» газетасы да «Многоликая Россия» Бөтенроссия бәйгесендә 3нче урынны яулады.
Әле җиңүебез белән чиксез горурлабыз. Бердәм, дус коллективыбызга тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын!