«ШАЯН ТВ»га – 3 яшь: сәләтле балалар бар икән, киләчәк ничек булмасын?!

12 ноябрьдә балалар өчен татар телендә эшли торган бердәнбер телеканалга 3 яшь тула. Шул уңайдан «Шаян ТВ»ның туган көненә багышланган «Шаян балачак» бәйрәм концерты узды.

Өч ел эчендә Тиктормас, кызыксынучан малай Шаян, тәрбияле, үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, робот-эт Маэмай – каналның алыштыргысыз төп геройлары балаларның мәхәббәтен яулады.

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов тамашачыларны бәйрәм белән котлады.

– Киләчәктә кино да, телевидение да булмаячак, интернет кына калачак, дип әйтәләр. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Телевидение да калачак, интернет та булачак. Безнең чын күңелдән эшләнгән эшләребез, матур итеп әйткән сүзләребез, үзенчәлекле проектларыбыз, нинди генә платформада булса да, үз тамашачысын табар, аларны яраттырыр, – диде Илшат Әминов.

«Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында иң матур җырлар, «БиюBattle»ның иң оста төркемнәреннән онытылмаслык чыгышлар, клипларның премьералары – барысы да бер сәхнәдә. Әле алай гына да түгел, «Сәйлән» фестиваленең 3 нче сезоны җиңүчеләре татар эстрадасы йолдызлары – Ришат Төхвәтуллин, Данир Сабиров, Айгөл Хәйри белән бергә чыгыш ясадылар. Әйтеп узарга кирәк, 2021 елгы фестивальдә катнашучылар саны узган еллардан тагын да күбрәк. Быел аларның саны 1100гә җиткән.

«БиюBattle» проектында исә республикабызның иң көчле бию төркемнәре көч сынашты һәм аларның нибары 6сы гына җиңүгә ирешеп, сәхнәдә чыгыш ясады.

Шулай ук чарада «Мин – татар баласы» республикакүләм рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе күргәзмәсе, «Тик Ток фабрикасы»н тәкъдим итү, яшь TV-блогерлар белән очрашу һәм чын татарча «БиюBattle» узды.

Котлау сүзләрен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та җиткерде.

– Искиткеч матур бәйрәмдә безнең «ШАЯН ТВ» каналы, үзенең туган көненнән башлап, һәрдаим безне үзенең гаҗәп проектлары белән сөендереп тора. Әлеге кебек балалар булганда, башкача мөмкин дә түгел. Шундый матур әдәби теле, дәүләте, моңы һәм җыры, сәнгате, әдәбияты бар икән – ничек инде андый халыкның киләчәге булмасын? Бергә булыйк, бердәм булыйк, милләтебезгә, халкыбызга һәм туган телебезгә киләчәктә дә игелекле хезмәт итик! – дип сөйләде ул. – «ШАЯН ТВ» урынында үзенә күрә бер бушлык булган бит. Ул кирәкле чорда кирәкле урынын тапты. Алар искиткеч файдалы һәм кирәкле эшне зәвыклы итеп башкара.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әйтүенчә, сәләтсез бала булмый, ул сәләтне күреп, үстерергә, балага канат куярга гына кирәк.

– Телебезнең киләчәге турында уйлыйбыз икән, һичшиксез, иң беренче чиратта балалар турында уйларга тиешбез. Балаларны татар телендә, татар  гореф-гадәтләрендә, тарихында, сәнгатендә тәрбияләсәк, безнең Татарстаныбызның да, татар халкының да киләчәге матур булыр, – диде шагыйрь.

                                             Ләйсән САФИНА

Фото: Татар-информ / Салават Камалетдинов

 

 


Фикер өстәү