Кышның нинди булачагын фаразладылар

«Фобос» һава торышы үзәгенең баш белгече Евгений Тишковец киләсе кышның ниниди булачагын фаразлаган.

Метеоролог сүзләренчә, декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында һава температурасы нормадан ике градуска җылырак булачак. Кар күпьеллык күрсәткечләргә туры киләчәк.

Быелгы кыш йомшак, күп карлы булыр, дип фаразлаган Евгений Тишковец.

«Уңайлы, салкын да түгел, бик җылы да булмаган кыш килә, ничектер еврокышны хәтерләтә», – дип аңлаткан метеоролог.


Фикер өстәү