ТНВ алып баручысы Рафил Җәләлиев зур шатлыгы белән уртаклашты

ТНВ алып баручысы Рафил Җәләлиев белән җырчы Эльмира Гыйльфанованың кызлары туган. Бу хакта бәхетле әти инстаграмда хәбәр итте.
«ВТ»га биргән интервьюсында «Бәби алып кайтасызмы әле?» – дип аптыратып язучылар турында:– Кеше белән аралашуның билгеле бер тәртибе, кагыйдәләре бар. Әдәп, тәрбия, зәвык дәрәҗәсеннән чыгып, кеше аларны йә үти, йә юк. Нинди дә булса сорау бирер алдыннан, кемдер аның артыннан ни буласын уйлый, кемдер – юк. Сүзне әйткәнче, башта: «Бу сүзләрем белән кешенең авырткан җиренә кагылмыйммы икән?» – дигән иде.

Яшьләрне әлеге зур шатлыклары белән чын күңелдән котлыйбыз!

 

 

Рафил Җәләлиев: «Бу сүзләрем белән кешенең авырткан җиренә кагылмыйммы?» – дип уйламыйлар»


Фикер өстәү