Рафил Җәләлиев: «Бу сүзләрем белән кешенең авырткан җиренә кагылмыйммы?» – дип уйламыйлар»

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка «Башваткыч» тапшыруын алып баручы, җырчы Рафил Җәләлиевне дәштек. Телевидение, мәҗлесләр, эстрада турында, хатыны – җырчы Эльмира Гыйльфанова белән икесенә иң еш бирелә торган сорау, популярлык хакында сөйләштек.

– Ни хәл соң?

– Хәлләр әйбәт. Әле менә съемкалардан кайтып кергән юк. Көн-төн диярлек «Башваткыч» тапшыруының яңа чыгарылышларын төшерәбез. Катнашырга теләк белдерүчеләр шундый күп.

– Әлеге тапшыруны алып бара башлавыңа бер елдан артты. Ничек соң: ошыймы, ошаталармы?

– Ошый. Тапшыруның командасы бик әйбәт, эшли башлаганнан бирле яхшы мөгамәләдә без. Алар миннән канәгать булса, мин күптән канәгать инде. Бер дә уйламаган җирдән, бу командага килеп кушылдым бит.

– Мәҗлесләр дә алып барасыз. Быел җәй эшегез күп булдымы?

– Җәй яхшы узды, Аллага шөкер. Үзизоляциядә утырып арыган халык ачылып киткән төсле тоелды. Август мәҗлесләр саны буенча 2019 елның декабрендә куйган рекордны да узып китте. Җәйнең өч ае һәм сентябрьдә ел да эш күп була инде ул, аннан бераз кими төшә.

– Алып баручылардан башка мәҗлес уздырулар сирәгәя.

– Әйе, бу чыннан да шулай.  Хәзер бәйрәмнәрнең сыйфаты, зәвыгына игътибар артты. 15 еллап кайныйм инде мин бу өлкәдә, үзгәрешләр хәйран күп. Элегрәк бәйрәм билдән түбән мәзәкләргә корыла иде, ә хәзер башкача.

– Хәзер тамашачы бик сайлана, концертларга да сирәк йөри, диләр.

– Сайлана, дип, без дә бит инде ошамаган җиргә барып йөрмибез. Күңел халәтеннән дә торадыр ул. Тик артистлар тамашачыга нәрсә ошаганын белә дә, зал тутыру өчен, моннан файдалана башлый. Нинди дә булса яңалык кертим, тамашачымның зәвыгын арттырыйм әле дип уйламый. Фәләннең җырын ошатканнар, мин дә шундыйны яздырыйм әле, имеш. Аранжировканы да һаман бер үк кешеләр ясый бит, менә миңа да фәләннеке кебек «хит» кирәк, дигәнгә каршы килмиләр, күрәсең. Шунлыктан бер стильдәге җырлар арта, ә яңалыкка омтылыш кими. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела.

– Үзегез дә янәдән концертлар куярга җыенмыйсызмы?

– Казан тамашачысына яңа, өченче сезон программабызны күрсәтә алмый калдык. Бүген үк «менә, куегыз» диюгә, чыгып басар идек. Тик әлегә вазгыятьнең көйсез булуы туктата. Туктата һәм  программабызны рәхәтләнеп камилләштерергә мөмкинлек бирә кебек.

«Авырткан җиргә кагылуларын белмиләр»

– Хәзер Инстаграмда шәхси тормыш кирәгеннән артык ачып салына кебек. Кешегә дә шул гына кирәк шикелле. Сезгә дә «Бәби алып кайтасызмы әле?» – дип язучылар шактый…

– Кеше белән аралашуның билгеле бер тәртибе, кагыйдәләре бар. Әдәп, тәрбия, зәвык дәрәҗәсеннән чыгып, кеше аларны йә үти, йә юк. Нинди дә булса сорау бирер алдыннан, кемдер аның артыннан ни буласын уйлый, кемдер – юк. Сүзне әйткәнче, башта: «Бу сүзләрем белән кешенең авырткан җиренә кагылмыйммы икән?» – дип уйларга кирәк.

Әгәр балалары юк икән, димәк, ике сәбәп бар: беренчедән, теләмиләр, икенчедән, башка сәбәп. Башка сәбәп булып, бу теманы күтәргәндә, күңелләренә авыр түгел микән? Моны да уйлыйсың. Уйларга тиешләр, ләкин уйламыйлар. Күпләр бөтен нәрсәгә җиңел карарга өйрәнеп беткән. Ә бит ярый, «ярамый», «шәхси тормыш», дигән әйбер бар. Менә шуны уйлап бетерсеннәр иде.

«Тамашачы белән артист арасындагы якынлык элек тә булган инде ул. Хәзер комментарийлар калдырсалар, элек җырчыларга хатлар язганнар. Мондый якынлык шәхси тормышка үтеп керә башлады. Дөрес, шәхси тормышны да матур итеп, чамасын белеп күрсәтергә була. Тик бездә моны белүче күренми әле…»

– Ә тәнкыйтькә ничек карыйсың?

– Урынлы тәнкыйтьне кабул итәм. Аннары бу кеше хаклы микән, дип тикшерәм. Ә инде теләсә нәрсә әйтүче һәм язучыларга җавабым бер: «Ярар». Тәнкыйтьләнә торган өлкәдә эшлисең икән, түзәсең инде, һәр сүзгә үпкәләп, кулларны салындырып утырып булмый. Зөлфәт Хәкимнең шундый сүзләре истә калган: «Сине мактыйлар икән, ышанма. Сине хурлыйлар икән, ышанма. Берни дә әйтмәсәләр, уйлан. Сине йә мактарлык, йә хурларлык».

«Көнләшәсең инде»

  • Җырчылар арасында дус булганнар да, низагка керүчеләр дә бар икәнен беләбез. Эстрадада дустанә мөнәсәбәтләр, гомумән, бармы ул?

– Белмим, миңа, дөресен генә әйткәндә, «показуха» кебек тоела бу, ясалмалык көчле. Шәхсән минем җырчылар арасында гына түгел, тормышта да дусларым юк. Дус ул үз урыныңа куярлык кеше булырга, мин аңа үземә ышангандай ышанырга тиеш. Менә минем андый кешем юк. Салават абый әйтмешли, яхшы танышларым бар.

– Синең дә, Эльмираның да «пиар» хакына талашып яки дуслашып йөргәнегезне хәтерләмим. Шуның хисабына танылу алганнарга карап: «Их, безгә дә шулай итәсе калган», – дигәнең булмадымы?

– Зал тутырып тамашачы җыя алган артисттан көнләшәсең инде ул. Гомумән, көнләшмәсәң, үсүдән туктыйсың. Ләкин аңа карап, йә шул ук юлга басарга була, йә игътибарны башкача яуларга мөмкин. Без һәрвакыт икенчесе яклы.

– Үзегезне популяр дип әйтә аласызмы?

– Безне белүчеләр, үз тамашачыбыз бар. Ләкин Салават абый белән чагыштырсак, юк, популяр түгел без.

– Салават абый, дигәннән, аның белән дуслык ничек?

– Ике көннең берендә диярлек сөйләшеп, күрешеп торабыз. Алда әйтелгәннәргә кайтып, моны берәү дә күрми, белми, чөнки мин күрсәтмим.

Салават абыйның курсына укырга кергәч тә, кабул итмәде ул мине. Ярар соң, дидем, тырышырга кирәк, димәк. Хәзер менә гел киңәшләре белән ярдәм итеп тора, үзе дә киңәшләшә.

– Сине ул танытты, диючеләр юкмы?

– Бер дә ишеткәнем булмады. Алай дип әйтергә хаклары да юк, чөнки минем бер генә кешедән дә ярдәм итүен сораганым булмады, барына да үз көчем белән ирештем. Киңәшләштем, сүз дә юк, ләкин барысы да үз көчебез белән.

Блиц-сораштыру

– Эльмира – нинди хатын ул?

– Әйбәт! Минем өчен идеаль кеше.

– Сезнең гаиләдә «баш», «муен» төшенчәләре бармы?

– Кеше арасында чакта, бар. Эльмираның миннән алдан башлап сүз әйткәне юк. Ә өйдә – юк. Без бик күп сөйләшәбез, киңәшләшәбез. Мин баш, димәк, мин хаклы, дип, киреләнеп йөрү юк. Тормыш шулай барырга тиеш инде ул.

– Балачакта нәрсә турында хыяллана идең? Чынга аштымы ул?

– Кечкенәдән җыр сәнгатенә гашыйк идем мин. Үз студиямне булдырырга тели идем. Чынга ашты дип тә, ашмады дип тә әйтә алмыйм: студиям бар, әмма ул шулкадәр зур түгел. Җырлыйсым килә – җырлыйм. Телевидениедә эшләү теләге дә бар иде – анысы да чынга ашты. Теләкләрем әкрен генә кабул була. – Өстәл китабың?

– Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре.

– Синең өчен бәхет – нәрсә ул?

– Шул ук Зөлфәт Хәкимнең сүзләре белән әйтәсе килә инде: «Бәхет  ул –бәхетсезлектән арынып торган чак». Тормышта бөтен нәрсә парлы килә: көн һәм төн, бәхет һәм бәхетсезлек. Бүген уяндым, якыннарым, үзем исән-сау, димәк, мин бәхетле. Хәзер эшкә китәм, бу да – бәхет. Син әңгәмәгә чакырдың,  бу да –  бәхет. Анысы да бөтен кешегә тәтеми бит…

Лилия Гыймазова

 


5 фикер

  1. Рафил,Эльмира-бик тыйнак,матур пар.Яратам аларны.Яшь булуларына карамастан,зыялы,тэрбияле,топле балалар.

  2. Сокланып туймаслык пар. Бэхетле булсыннар, ижади унышлар телим. 👏👏👏

  3. Һай,ЕГЕТ БИК ТӨПЛЕ ,ТӨГӘЛ ҖАВАПЛАР БИРГӘН.ӘФӘРИН!!!ЯСАЛМАЛЫЛЫК ЮК,ҖАВАПЛАРЫН УКУ БИК ТӘ КЫЗЫКСЫНДЫРА,ҮЗЕНӘ ҖӘЛЕП ИТӘ ТОРГАН.УҢЫШЛАР ҮЗЕҢӘ РАФИЛ.

Фикер өстәү