Татарстанда “PROFдвижение-2022” һөнәр сайлау форумы башлана

22-27 август көннәрендә Чаллы шәһәрендә “PROFдвижение-2022” форумы үткәрелә. Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә “КамАЗ” автогиганты тарафыннан уздырылучы форумның сигезенче инде бу. Быел аның төп темасы – “PROFнавигатор”.

“PROFдвижение” – яшьләр арасында яңа талантлар ачуга юнәлдерелгән форум. Тренинглар, мастер-класслар, теге яки бу һөнәр буенча үз көчеңне сынап карау илнең яшьләр хәрәкәтен һәм төбәкнең интеллектуаль “каймагы”н булдыру мөмкинлеге бирә. Форум яшьләр арасында яңа талантлар ача, карьераны үстерүгә этәргеч бирә.

Форумда катнашучылар КамАЗ заводлары белән, мастер, технолог, конструктор, ОТК контролеры, электр белән эретеп ябыштыручы, электромонтер кебек бүген бигрәк тә кирәкле һөнәрләр белән танышачак.
Чарага Октябрьск, Уфа, Йошкар-Ола, Воткинск, Самара, Ижевск, Нефтекамск, Грозный, Пермь, Саранск, Түбән Новгород, Мәскәү, Баулы, Минзәлә, Питрәч, Җәлил, Алабуга, Зәй, Актаныш, Бөгелмә, Казаннан 200 вуз һәм көллият студентлары җыелган.


Фикер өстәү