Татарстанда, импортны алыштыру өчен, кирәкле продукция исемлеге расланган

Татарстанда санкцияләр хөкем сөргән бер мәлдә импортны алыштыру өчен кирәкле продукция исемлеге расланган. Исемлек 1792 пункттан тора. Республика Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйган.

Импортны алыштыру өчен кирәкле товарлар исемлегенә руда һәм төсле металл концентратлары, табигый сумала, крахмал, чүпрә, терлек өчен әзер азык, хәмер эчемлекләре, синтетик тукыма, агачтан ясалган әйберләр, агач целлюлоза, монитор, проекторлар һ.б. кергән.

Исегезгә төшерәбез: Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы май аенда параллель импорт өчен товарлар исемлеген раслады: аларны бренд хуҗасы ризалыгыннан башка гына илгә кертергә мөмкин. Исемлектә, аерым алганда, җылылык казаннары, электроника, «акыллы» сәгатьләр, музыка кораллары урын алган.


Фикер өстәү