Украина, Донецк, Луганск республикаларыннан эвакуацияләнгәннәр: «Рәхмәттән башка сүз юк»

Кире кайта алмабыз инде. Казанга күчеп кайткан кешеләр әнә шулай ди. Россиягә Украина, ДонецкЛуганск республикаларыннан эвакуацияләнергә мәҗбүр булган кешеләр саны 653 меңгә җиткән. Аларның 127 меңе балалар. Бер меңгә якын кеше Татарстанга кайтты. «ВТ»журналисты туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган гаиләләр белән  Казанның «Ливадия»шифаханәсендә очрашты.

Син йөртүче, мин– кондуктор

Без килгән көнне «Ливадия»дә күченергә мәҗбүрбулганнар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылган иде. Казанның 9 оешмасы халыкка эш тәкъдим итә. Күченепкайтырга мәҗбүр булучылар 100дән артык һөнәр арасыннан үзенә эш сайлый ала. Аларны  трамвай, автобус йөртергә, кондуктор булырга, заводларда эшләргә чакыралар.  

Мариупольдән килгән 32 яшьлек Сергей Ханча белән без шунда таныштык. Ул  да, хатыны  Кристина да эш эзлиләр иде.

– Ярты ел элек Казанга күчәргә җыенган идек. Ул чакта танышларыбыз да чакырды. Тик хатынымның әнисе һәм әбисе китүебезне теләмәде. Шуларны тыңлап калдык.Безнең фатирны яндырдылар. Торыр җиребез калмады.Шуннан соң подвалда качып яшәргә мәҗбүр булдык. Әни белән әби анда калды әле. Алар әле дә, беркая да бармыйбыз, диләр. Ә без хатыным белән качтык.  Бик озак бардык. Аннары безне Россия солдатлары күреп алды. Чик аша чыгарга ярдәм иттеләр, – дип сөйли Сергей.

Елмаерга тырышса да, күңелендә сагыш икәне әллә кайдан сизелеп тора. Мариупольдә калган якыннары өчен борчыла ул. Хәбәрләшә дә алмыйбыз, ди. Әмма өметләнә:алар ничек тә бер-берләрен табарлар. Сергей үзенә эш тә тапкан. Инженерлык өлкәсендәге эшен дәвам иттермәкче. Оешма җитәкчеләре, аны укытып, яңа һөнәрле итәргә, яхшы хезмәт хакы түләргә вәгъдә биргән. Ә менә Кристинага эш юк әле. Ул үзләрендә 15 елдан артык зәркәнкибетендә эшләгән. Алар күңелен төшерми.  Икесе дә эш табып, Казанда төпләнеп калырга җыеналар.

Светлана Ливак 17 яшьлек кызы белән килгән. Ул да үзенә эш эзли.  Мариупольдә пекарняда камыр басучы булып эшләгән.  «Аякларым авырта», ди.

–  Эшсез утырып булмый. Ничек тә алга таба яшәргә кирәк. Кайтыр җир юк. Йортыбыздан берни калмады, – ди ул. Светлана трамвай кондукторы эшен сайлады.

Хәер, ул гына түгел, тагын ике ханым «Метроэлектротранс» оешмасы вәкилләре янында гариза тутыралар иде. Аларның берсетрамвай йөртүче, икенчесе кондуктор булырга җыена.

Марина Аносова Волноваха шәһәрендә элек тә машина йөрткән. «Минем таныклыгым бар иде», ди ул.

– Өемә снаряд төште. Бер әйберем дә калмады. Башта миңа документларымны ясатырга кирәк. Аннары инде бар сагышымны онытыр өчен эшкә чуммакчы булам, – ди Марина.

Аның ире, ату тавышлары ишетелә башлагач та, әйдә, илдән китик дип үгетли. Тик Марина аны тыңламый. Гомер буе җыйган малын, йортын ташлап китәсе килми аның. Җитмәсә, маллары бар, эте, песие. Эшен югалтуданкуркып, ул иренә каршы төшә. Әмма ире, ике баласын алып, Чехиягә китә.

– Хатын-кыз шул бит инде ул. Янәсе, йортны ташламыйм. Бер минут эчендә көлгә әйләнде ул. Иң элек этемне аттылар. Аны кызгануларым! Әле ярый, үзем качыпкалдым.  Бернәрсәсез йөгердем дә йөгердем. Бер төркем кешеләр арасына килеп чыктым. Алар бомбалардан качар урын эзли иде. Мин аларга иярдем. Ничек итеп автобуска утырганымны, чик буена килеп җиткәнемне хәтерләмим. Көчле шок хәлендә булганмын, – ди ул. – Россия солдатларына рәхмәт. Алар безне каршы алып, озатыпкалдылар. Таганрогтан Казанга кайттык. Монда инде бөтенләй башка тормыш. Мин әле дә җир белән күк арасында яшим кебек. Шөкер, гаиләм исән-сау икәненбеләм. Үзем дә югалмам. Эштән куркып тормыйм мин.

Маринаның танышы Нина ханым да ире белән Казанга килгән. Алар инде пенсиядә. Әмма шуңа карамастан, ул да эш эзли.

– Актык көнне көтеп ятып булмый бит инде. Ашаталар, эчертәләр, җылы урын бирәләр. Бүлмәләрдә су бар. Ялитеп була. Әмма бу вакытлыча гына. Кешегә салынып ятыпбулмый. Үзеңә дә селкенергә кирәк, – ди Нина ханым.

14 апрельдә 69 яшен тутыра икән. Әмма әле  кызлар шикелле. Марина трамвай йөртсә, ул кондуктор булырга җыена.

Казан «Метроэлектротранс» оешмасыннан эш тәкъдим итүчеләр күченеп килүчеләрнең хәленә керә. Алар үзләрендәге мөмкинлекләр турында сөйләп кенә калмый, аларны тынычландыра да, киләчәккә өмет тә бирәләр.

–  Бездә тулай торак бар. Анда гаиләгез белән дә яшәп була. Хезмәт хаклары да начар түгел. Кондукторлар кулларына 50 мең, трамвай йөртүчеләр 70 мең сум ала. Тулай торак бүлмәсе өчен 8 мең сум түләргә кирәк булачак. Иң мөһиме – сез кеше белән аралашып, күңелегезгә тынычлык табарсыз. Начар уйлардан арынып торырсыз, – ди алар.

«Ике көннән бетәр дигән идек»

Юлия Кузнецова «Казанская мельница» оешмасыннан эш тапкан.  Ул Казанга өч баласы белән килгән. Иртәгә үк эшкә керер идем, ди.

–   Без кичергәнне китап итеп язарлык. Шуңа да тизрәк кеше арасына чыгасым килә минем. Әле дә, күзне йомсам,күз алдында җимерелгән йортлар тора. Колакта танк, снаряд, бомба тавышы. Әгәр безне коткармасалар, акылдан шаша идек, – ди ул.

Юлия Мариупольдә яшәгән. Хәзер инде анда кайтмаячакмын, ди. Алар 25 көн караңгы подвалда утырган.

– Бездә элек тә шартлау тавышлары еш ишетелә иде. Шуңа да бер-ике көн булыр да бетәр дип уйладым. Бетмәде. Күңелгә шом керде. Тиз арада бер сумкага кирәкле документларны, азык-төлек запасы җыйдым. Күрше подъездга снаряд төшкән көнне без качу ягын карый башладык. Йортның подвалына төштек. Анда без йөзкешедән артык идек. Ул көнне йортыбызны җимереп бетерделәр.  Бераз гына тынычлангач, чиратлап урамга чыга башладык. Мин әниемә подвалда икәнне әйтергә өлгердем. Ул безне 5 март көнне эзләп тапты. Күрше урамнан 1,5 сәгать ярым үрмәләп килгән, – дип искә ала Юлия. – Безнең йорттан ерак түгел икенче урамда әнинең апасы яши иде. Аның янына качып кына ике тапкыр бара алдык. Берсендә исән иде әле. Икенчесендә фатирына керә алмадык. Апаның кайдалыгын, исәнме-юкмы икәненбелмибез.

Юлиянең өч баласы: 22  һәм 15 яшьлек ике улы, 11 яшьлек кызы бар. Ике улына подвалда утырганда күрше әбисен җирләргә дә туры килә.

Гаражлар артында буш урын бар иде. Без, әби үлгәч, күмәр урын эзләдек. Анда инде биш кабер барлыгын күрдек. Әби алтынчысы булды. Мин дә кабер казыштым. Без көн дә үлем белән очраша идек. Урамга чыкмыйчабулмый, ә анда куркыныч, – ди 15 яшьлек Глеб. – Эчәргә суыбыз беткәч, 7 мартта яңгыр суы җыйдык. Безне Ходай кызганды, ахры. Ул көнне 6 сәгать яңгыр яуды. Шул су безне коткарды.

Глеб  белән сеңлесен Казанның бер мәктәбенә урнаштырганнар. Әниләре исә, Татарстан халкына, елап,рәхмәтен җиткерә.  Кем белән генә сөйләшмә, барысы да Юлия кебек рәхмәт укый. Аеруча Россия солдатларытурында җылы сүзләр әйтәләр.

Юлия Кузнецова Казанга килеп эләгүен мәңге онытмас.

– Санаторийга килеп кердек. Ут яна. Ятарга урын бар. Җылы су ага. Ашарга бирәләр. Тынычлык. Дөньяда иң зур бәхет шушы икән, дидем. Әнием, балаларым янымда, – ди ул.

Күченеп кайтырга мәҗбүр булучы кешеләр  күргәннәрен тыныч кына сөйли алмый. Йөрәкләре тулы яра аларның.  Әмма шулай да елмаерга көч табалар әле. Киләчәккә өметләре зурдан. Эш табачакларына, яңа тормыш башлаячакларына бик ышаналар.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү