“Экопозитив-2022”премиясенә гаризалар кабул ителә

Максаты – Россиядә табигатьне, экологик хокукларны саклау һәм экологик вазгыятьне яхшыртуга үзләреннән зур өлеш керткән оешмалар, аерым кешеләрнең казанышларын билгеләп үтү. Премия Мәскәү шәһәре иҗтимагый элемтәләр комитеты ярдәме белән үткәрелә.

“Экопозитив” инде 5 ел рәттән уздырылып килә. Шушы вакыт эчендә 100дән артыграк журналист, эшмәкәр һәм иҗтимагый оешма җиңүче булган.

Премиягә 18 яшьтән зуррак кешеләр, шулай ук Россиядә теркәлгән оешмалар дәгъва кылырга мөмкин.
Моның өчен 15 октябрьгә кадәр https://ecopositiv.ru сайтында махсус формада заявка калдырырга кирәк.
Премия номинацияләре һәм аның турында тәфсилле мәгълүматлар белән https://ecopositiv.ru сайтында танышырга мөмкин.

Җиңүчеләр декабрь аенда бүләкләнәчәк.


Фикер өстәү