Дума комитеты Россия хәрбиләре турында ялган хәбәр таратучыларга җәза чарасы күрү турындагы проектны хуплаган

Закон бозучыларга 15 елга кадәр төрмә җәзасы янарга мөмкин.

Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты Россия хәрбиләре турында фейк тараткан өчен җәза чарасын күздә тоткан закон проектын хуплаган. Закон бозу авыр нәтиҗәләргә китергән очракта 15 елга кадәр төрмә җәзасы янарга мөмкин. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Проект нигезендә, ялган хәбәр таратучыларга 1,5 миллион сумлык штраф яки өч елга кадәр төрмә җәзасы карала.

Дәүләт Думасы бу проектны икенче һәм өченче укылышларда хуплаячак.


Фикер өстәү