Рөстәм Миңнеханов Россиягә каршы санкцияләр турында: «Гади кешеләрнең гаебе нидә?»

Көнбатыш илләренең Россиягә каршы керткән санкцияләре гади кешеләргә кагыла һәм бу бернинди дә әхлакка сыешмый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 Март алдыннан хатын-кыз журналистлар белән очрашуында шулай дип белдерде. Ул хәзерге вакытта Россиянең Көнбатыш илләре тарафыннан кысылуга һәм ачыктан-ачык русофобиягә дучар булуын билгеләп үтте.

“Гади кешеләрнең банк карталарын системадан нигә өзәргә? Минекен өзегез, тагын кемнәрнекендер. Гади кешеләрнең гаебе нидә? Һаваны ябулары тагын (Россия авиакомпанияләре өчен)… Кемнәргәдер ябыгыз. Әмма гади кешеләргә түгел”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты соңгы вакытларда Көнбатыш илләре керткән санкцияләрнең һәркемгә кагылуын өстәде.

“Хәлләр шуңа таба барды”, – дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү