Түтәлләрдә кар тизрәк эресен дисәгез, көл сибегез (Бакчачыларга КИҢӘШЛӘР)

“Нинди бакча эшләре?!” – диярсез инде. Чыннан да, кар катламы кышкы айлардагыдан да калынрак бит. Бураннары да котырып тора.  Әмма март – ничек кенә булса да, тәүге яз ае. Аның  якынлашуы барыбер сизелә. Айның икенче яртысында кар акрынлап утыра һәм эри башлый.

Яшелчә

Бу айда яшелчә үстерүченең төп игътибары ачык грунтта утыртылырга тиешле яшелчә культураларының үсентеләрен өй шартларында, иртә парникларда, теплицаларда үстерүгә юнәлгән була. Өй шартларында иртә өлгерә торган помидорны үсенте өчен – март башында, соң өлгерешле сортларын  18–21 мартта чәчәләр, ә баклажан, баллы борыч  инде март башында беренче чын яфрагын чыгарып өлгерә. Иртә парникларда март башында иртә өлгерешле кәбестә үсентеләрен, шулай ук яшел килеш файдалану өчен редис, кыяклы суган, салат һәм шпинат кебек культураларны чәчү башлана. Шулай ук ачык грунт өчен минераль ашламалар әзерләүне дәвам итәргә,  кар тотарга  кирәк. Моның өчен  кар өстенә  тасма-тасма итеп черемә яисә көл сибәләр, кардан валлар ясыйлар. Март ахырында пленкалы теплицаларга рамнар куялар.

Агач-куаклар

Бу чорда җимеш агачларын һәм куакларны санитар кисү көтә. Бакчада булган карны бакча җиләге һәм кура җиләге төпләренә өяргә тырышыгыз. Шулай ук карлыган куакларын тикшерегез. Әгәр аларда кабарган-бүртенгән бөреләр күренә икән, аларны юк итегез. Болай иткәндә сез бөре талпаныннан котылырсыз.

Яшелчәләрне иртәрәк чәчәргә исәпләгән түтәлләр өстенә торф яки көл сибеп куегыз. Алар карга тизрәк эрергә ярдәм итәчәк.

Бакчаны корткычлардан һәм авырулардан саклауны яз көне үк кайгыртсагыз, үсемлекләр сәламәт булачак һәм мул уңыш бирәчәк. Бакчага табигый ашламалар гына кертергә тырышыгыз. Карлыган куакларын суган кабыгы төнәтмәсе (10 л суга 200 г) белән эшкәртегез. Талпаннарга каршы канлы үлән (чистотел) төнәтмәсе (10 л суга 50 г канлы үлән), ончыл чыкка каршы көл (1 л суга 1 стакан көл) кулланыгыз. Чәчәк аткан вакытка кадәр шулай итеп эшкәртергә мөмкин. Сөяк, көнкүрештәге табигый чүпләрне, корыган ботакларны җыеп, барысын бергә ягыгыз. Барлыкка килгән көл белән үсемлекләрне дә, туфракны да ашларга була. Искергән ипи кисәкләрен күгәрмәсен өчен мичтә киптерегез дә пакетка җыеп барыгыз.  Җәй көне ул ипи калдыкларын үсемлекләргә ашлама буларак файдаланырга мөмкин. Аның өчен ипине җылы суга салып, төне буе җебетегез. Иртә белән барлыкка килгән катнашманы туфракка сибегез, мәсәлән, җирне йомшартканда, мүлчәләгән вакытта. Ипи калдыклары тулысынча эреп юкка чыккан суны үсемлекләргә сибү өчен дә кулланырга мөмкин.

Бакчадагы җимеш агачларын һәм куакларны һәр яз саен чистартып торырга кирәк.

Агачларны корыган яфраклардан, кипкән җимеш калдыкларыннан арындырыгыз һәм җыеп яндырыгыз. Аларда авыру барлыкка китерүчеләр булырга мөмкин.

Корыган, сынган һәм кәкре ботакларны кисеп алу да артык булмас.

Кайрыдагы ярыклар, буразначыкларны тикшереп чыгыгыз. Яшеренгән корткычларны җыеп юк итегез. Март – бакчачы өчен иң җаваплы һәм мәшәкатьле айларның берсе. Бу чорда аеруча җимеш агачларын сакларга киңәш ителә: кояш нурларының кәүсәләргә зыян китерүе бар.

Чәчәк

Март ахырында кашкарый (астра) һәм бәрхет гөл (бархатцы) орлыкларын утыртыгыз. Аларны 1,5 см тирәнлектә туфракка чәчеп, су сибеп, өстен тигезләп, пленка белән каплап, җылы урынга урнаштырыгыз.

Мартта гладиолус, суган, георгиннарны тагын бер кат тикшерегез. Барлык чирле өлешләрен сәламәт тукымаларга кадәр чистартып, киселгән урыннарны зеленка белән зарарсызландырыгыз һәм кабат саклауга салыгыз. Чирле суганнарны ташлагыз, ә үсешкә кузгалганнарын яшел кыяк-язгы витаминнар алу өчен кулланыгыз. Тәрәзә төбенә утыртып куйсагыз, 1–2 атнадан сыйлана да башларсыз. Шулай ук яшел кыяк алу өчен сарымсакны да кулланырга була.

Март аенда иң мөһим эшләрнең берсе – агачларны ботакларда һәм җирдә кышлаучы зарарлы бөҗәкләргә каршы эшкәртү. Моның өчен түбәндәге рецептны кулланырга була.

*700 грамм мочевинаны 10 литр салкын суда эретеп сөзегез дә, шушы состав белән бакчада үскән бар агач-куакларны һәм кардан ачылган туфракны эшкәртеп чыгыгыз. Минераль ашламаның мондый концентрациясе бөҗәкләрнең тиресе аша үтеп кереп, тоз алмашын бозачак һәм алардан котылырга булышачак. Ә  йоклаган чорда сибү үсентеләргә һичбер зыян китермәячәк.

Әгәр дә агачларыгызда лишайниклар күп икән, аларны тимер купоросының 7–10 процентлы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә (100 грамм суга 1 чәй кашыгы). Кәүсәләрне пумала белән дә, сиптереп тә эшкәртергә була. Өч көн үтүгә, лишайниклар агачтан үзләре коелып төшәчәк.

Игътибар: Бу эшкәртү чараларын агачларда сут йөреше башланганга кадәр үткәрергә кирәк. Юкса, сут агышы башланса, бөреләрне яндырып харап итүегез бар. Хәтта агачның коруы ихтимал.

Ай башында февральдә башкарган кайсыбер эшләрне кабатларга туры киләчәк: атап әйткәндә, кар астында калган ботакларны кар авырлыгыннан арындырырга. Чөнки эри башлагач, карның бозга әверелеп, аларны сындыруы мөмкин.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү