Тавышларны язын саныйлар

Язның иртә килүе төзүчеләрне дә ашыктыра. Быел республикада иҗтимагый киңлекләр һәм ишегалларын бер айга диярлек иртәрәк төзекләндерә башлаганнар. Ел ахырына кадәр Татарстанда 1 меңгә якын ишегалдын тәртипкә китерәчәкләр. Ә республиканың 13 районында яшьләр өчен экстрим-парклар ачылачак. Интернетта исә киләсе елда башкарылачак эшләр өчен тавыш бирүнең иң кызган чагы. Ә сез әле тавыш бирдегезме?

Республикада иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын төзекләндерүгә бәйле программаларга зур урын бирелә. Быел 960 ишегалды территориясе, 68 парк, сквер һәм яр буе тәртипкә китереләчәк. Төзүчеләр эшкә керешкән дә инде.

– Ишегалларында эш башланды. Иң элек асфальт юлларны яңарталар. Быел ишегалларын тәртипкә китерү өчен генә дә 9 миллиард сум акча тотылачак. Агымдагы елда республиканың 13 районында яшьләр өчен экстрим-киңлекләр дә барлыкка киләчәк, – диде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында «Шәһәрләрне үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина. – Татарстанның 29 районында яшьләр өчен махсус ял мәйданнары бар инде. Бу юнәлештәге эш алга таба дәвам иттереләчәк. Республиканың һәр районында да экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен киңлекләр төзергә телибез.

Билгеле булганча, 2020 елдан бирле төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлап алуда халык та катнаша. Моның өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы һәм кесә телефонындагы «Услуги РТ» кушымтасы аша онлайн тавыш бирү дә җитә. Казанда яшәүчеләр, мәсәлән, Әгерҗе паркы өчен дә тавыш бирә ала. Былтыр бу эштә 207 меңнән артык кеше катнашкан. Онлайн тавыш бирү илкүләм дәрәҗәдә оештырыла. Ә аның кысасында җиңү яулаган җирлекләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» илкүләм проектына кертелә. Татарстанда яшәүчеләр иҗтимагый киңлекләр белән беррәттән, төзекләндереләчәк ишегаллары өчен дә тавыш бирә ала. Сүз уңаеннан, «Безнең ишегалды» программасы Татарстанда Рәис Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Ул 2014 елга кадәр төзелгән күпфатирлы йортларның ишегалларын колачлый. Аның кысасында, җәяүлеләр һәм машина юллары төзекләндерелә, балалар һәм спорт мәйданчыклары корыла, эскәмияләр, яктырткычлар һәм чүп савытлары урнаштырыла, көнкүреш калдыкларын ташлау өчен аерым урыннар булдырыла. Республиканың 11 районында программа төгәлләнгән дә инде. Биредә ишегалларын ямьләндереп бетергәннәр. Ел азагына кадәр Татарстандагы тагын ике районда эш бетәчәк дип фаразлана.

Быел республикада төзекләндерү, коммуналь челтәрләрне яңарту, капиталь ремонт һәм төзелешкә бәйле барлыгы 44 республика программасы гамәлдә. Алар кысасында 51,7 миллиард сумлык эш башкарылачак дип фаразлана. Боларга өстәп, 6 илкүләм проект һәм 4 дәүләт программасы да эшли. Аларның гомуми бәясе 15 миллиард сумга якын тәшкил итә.

Интернетта исә киләсе елда башкарылачак эшләр өчен тавыш бирү башланды. Ул  31 майга кадәр дәвам итәчәк.

– Киләсе елга тәкъдим ителгән исемлектә республика күләмендәге 2145 ишегалды һәм 267 иҗтимагый киңлек бар, – диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов. – Иң мөһиме – республикада яшәүчеләр тавыш бирүгә битараф калмасын иде.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев та искә төшерде. Баксаң, былтыр башкалада төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен шәһәрдә яшәүчеләрнең нибары 6 проценты гына тавыш биргән икән.

– Федераль программага эләгү өчен халык та төзекләндерүдә катнашырга тиеш. 14 яше тулганнар тавыш бирү хокукына ия булуын исәпкә алсак, Казанда яшәүче 1,1 миллион чамасы кеше дигән сүз бу. Быел сораштыруда катнашучылар узган елгы дәрәҗәдә генә булса, башкала, гомумән дә, исемлектән төшеп калырга мөмкин, – дип сөйләде ул.

Моңа җавап итеп, Илсур Метшин Казан халкына аңлырак булырга киңәш итте. Дәүләт хезмәтләре порталында «шәхси кабинет»ы булганнарга, тавыш бирүдә катнашырга өндәп, «сәлам хатлары» юллаганнар инде.

– Республикада яшәүчеләр күбрәк кесә телефонындагы «Услуги РТ» кушымтасын үз итә. Аларга 630 меңгә якын хат җибәрдек. Бүген-иртәгә «сәлам хатлары»н электрон адреслар буенча да юллаячакбыз, – диде Татарстан дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начивин.

Шуңа күрә кесә телефонына хат «ява» башласа, аптырап калмагыз.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү