Ишегалдына кем хуҗа?

Быел Татарстанда 960 ишегалды яңартылачак. Моның өчен 9 миллиард сум акча тотарга ниятлиләр. Ә менә республиканың 11 районында эш беткән. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта «Безнең ишегалды» программасының үтәлеше турында сөйләделәр.

Билгеле булганча, әлеге программа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Ул 2014 елга кадәр төзелгән күпфатирлы йортларның ишегалларын колачлый. Яңарту таләп ителгән очракта, әлбәттә. «Безнең ишегалды» программасы кысасында җәяүлеләр һәм машина юллары төзекләндерелә, балалар һәм спорт мәйданчыклары корыла, эскәмияләр, яктырткычлар һәм чүп савытлары урнаштырыла, көнкүреш калдыкларын ташлау өчен аерым урыннар булдырыла. Зур эшкә тотынганчы, республикадагы кул җитмәгән ишегалларын барлап та чыкканнар. Таганнары ватылган, юллары тузган шундый 7 меңгә якын күпфатирлы йорт территориясен чиратка куйган булганнар.

– Программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле 3 мең 400гә якын ишегалды яңартылды инде. Биредә 25 миллиард сумлык эш башкарылды. Быел 960 ишегалдын төзекләндерәчәкләр. Моның өчен 9 миллиард сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Шуның 7,5 миллиард сумы юл эшләренә тотылачак. 2019 елдан бирле төзекләндерү таләп ителүче ишегаллары өстәлә баруны да исәпкә алып, тагын 2–3 елга җитәрлек эш бар әле, – диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.

Аның сүзләренә караганда, республиканың 11 районында программа төгәлләнгән дә инде. Биредә ишегалларын ямьләндереп бетергәннәр. Ә Татарстанның 34 районында эш дәвам итә.

– Быел кайсы ишегалдында балалар өчен комлык, әби-бабайларга эскәмия куелачагы билгеле инде, эшчеләр киләсен күпкатлы йорт хуҗалары үзләре дә белә, – ди «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова. – Төзелеш эшләре башланачак ишегалларында яшәүчеләр белән тәүге очрашуларны үткәреп бетердек, кәгазьләр расланды, кирәкле җиһазларга заказ бирдек. Дөньякүләм вазгыятькә бәйле рәвештә эштә тоткарлыклар булмасмы дип тә борчыласы юк. Мәсәлән, быел  программа кысасында балалар, спорт һәм урам җиһазлары җитештерәчәк 18 оешманың 14е – республиканыкы. Без берьюлы ике куянның койрыгын тотабыз: программага бүлеп бирелгән акча Татарстанда калачак. Эшкә кар эреп беткәч, апрель урталарында тотынырга ниятлибез.

Татарстанның Тукай районында программага кертелгән 89 ишегалдының 50сендә эш беткән инде. Быел тагын 21 ишегалдын ялт иттермәкчеләр. Моның өчен 118 миллион сум акча тотылыр, дип фаразлана.

– Бездә район үзәге юк, ә шәһәрдән аермалы буларак, торак пунктларда күпфатирлы йорт тирәсендә хуҗаларга электән үк бүлеп бирелгән җирләр бар, – ди район башлыгы Фаил Камаев. – Берәүләр тәрәз төбендә суган-кишер үстерсә, икенчеләре исә йорт янында гына мунча корып куйган. Ишегалларында гаражлар да бик күп. Шуңа күрә халык баштарак әлеге программага бик шикләнеп карады. Сөйләшә торгач, аңлаштык. Хәзер бергәләп эш итәбез. Без гаражларны күчереп бирергә дә риза. Дөрес, мунчаларга бик тимәскә тырышабыз. Бакчачыларның коймаларын рәткә китерергә булышабыз. Ишегалдында һәркем үзен хуҗаларча хис итәргә тиеш. Районда үзара салым акчасы да бар бит әле. Халык ризалыгы белән, аны да тирә-юньне төзекләндерүгә тотабыз.

Булганда – бүре, булмаганда – шүре дигәндәй, тузган ишегалдын рәткә китерә башлагач, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында кызу бәхәс чыккан очраклар да еш була икән. Йә машина кую урыннарын киметүләре ошамый, йә, киресенчә, җәяү йөрергә урын җитми. Әнә Казан ишегалларының берсендә өч елдан бирле эшкә тотына алмыйбыз, диделәр брифингта.

– Ишегалды территориясенә һәркем тигез хокуклы, – ди «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина. – Әмма кайда нәрсә булырга тиеш икәнен утырып сөйләшә башлагач, төрле фикерләр ишетергә туры килә. Мәсәлән, Чирмешән ишегалларының берсендә әбиләр күпфатирлы йорт янына балалар мәйданчыгы куюга гомумән каршы чыкты. Монда картлар гына яши, дип аңлаттылар. Тәрәз төбендәге өстәл һәм эскәмияләр тирәсендә төнлә яшьләр җыелып ята, дип зар белдерүчеләр дә җитәрлек. Тик ишегалларын төзекләндергәндә, уртак фикергә килә белергә кирәк. Биредә һәркемнең мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш.

Бу мәсьәләдә бердәмлек бар, анысы. Моны елдан-ел халыктан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр саны кимүдән дә чамаларга мөмкин. Мәсәлән, ишегалларын төзекләндерүчеләр җиң сызганып эшли башлаган 2020 елда «Безнең ишегалды» программасының 8 (800) 27-5-2020 номерлы бушлай «кайнар линия»сенә 18 меңгә якын кеше шалтыратса, былтыр андыйлар саны 10 меңнән дә артмаган.

 

«Безнең ишегалды» программасын төгәлләгән районнар

 

Район исеме Төзекләндерелгән ишегаллары саны
Актаныш 12
Әлки 12
Әтнә 2
Чүпрәле 4
Кайбыч 3
Кама Тамагы 28
Мөслим 16
Яңа Чишмә 20
Спас 19
Теләче 11
Ютазы 54

  Эльвира Вәлиева

 

 


Фикер өстәү