Җир тетрәүләр нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 7926га җиткән

Төркиядә һәм Сүриядә булган җир тетрәүләр нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 7926 кешегә җиткән. Тагын 40 меңгә якын кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә Американың CNN телеканалы.

«Кызганычка каршы, без кабат һәлак булучылар турында сөйләшергә мәҗбүр. Аларның саны артты. Хәзер 5894 кеше корбан булды. 34 810 кеше зыян күрде. Җимерелгән биналар саны үзгәрмәде (5 775) дип белдерде Төркия вице-президенты Фуат Октай. Бу хакта ТАСС яза.

Сүрия сәламәтлек саклау министры Хәсән Мөхәммәд Әл-Габаш һәлак булучылар саны 1250гә, зыян күрүчеләр саны 2054кә кадәр җитүен хәбәр иткән. Моңа кадәр SANA дәүләт агентлыгы 812 кеше үлүе турында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү