Җырчы Рәфинә Ганиуллина яшьлектәге кайбер гамәлләре өчен оялуын әйткән

Эстрада җырчысы Рәфинә Ганиуллина иҗат юлын Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин төркемендә эшләүдән башлаган иде. Тик яшьлек белән кайбер нәрсәләргә ризалашуы өчен бүген оялуы турында әйткән ул  ТМТВ каналындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйровага.  

Рәфинә  Габделфәт Сафин төркемендә җырлый башлаганда аңа 19 яшь булган. Ул заман өчен шактый кыю һәм  татар эстардасына хас булмаган «Үкенеч» җыры клибын Башкортстанда төшерүләре турында искә ала җырчы.

– Яшь чакта «нәрсә әйтәләр шуны эшләргә кирәк» дип беләсең бит инде. Ә хәзерге күзлектән шул вакытка кайтсам, мин ризалашмаган булыр идем. Хәзер мин ул клип өчен оялам», – дип сөйләгән тапшыруда Рәфинә Ганиуллина.

Әле күптән түгел  аңа «Синең өч улың да Габделфәттәнме?» дип язган хат килеп ирешкән.  Җырчы фаразлавынча, бу хатны язучы аның  тормышындагы яңалыкларны белми калган.

5 кызлы гаиләдә туып-үскән Рәфинә бүгенге көндә ире – баянчы Рәмзил Камалов белән 3 малай үстерә.

Рәфинә Ганиуллина: Чынлап бәхетле булыр өчен аз да җитә


Фикер өстәү