Самолет очучысын һәм пассажирларны тоткын итеп алганнар

Токыннарның хәзерге вакытта кайда икәнлеге мәгълүм түгел.

Боевиклар Индонезиянең Тимика шәһәреннән Паро шәһәренә килгән Яңа Зеландиянең Susi Air авиакомпаниясе пилотын һәм биш пассажирын тоткын итеп алганнар. ТАСС язганча, инде бер тәүлек буе диярлек заложникларның язмышы турында беркем берни белми.
Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләр кешеләрне очкычтан куып чыгарып, һава транспортын яндырган. Тоткыннарның кайда икәнлеге турында әлегә бернинди дә мәгълүматлар юк.

Соңрак хәрби төркем вәкиле Себби Самом хакимиятләр һәм журналистлар белән элемтәгә кергән. Ул бу хәлне үзләре китереп чыгаруларын раслап, берничә таләп куйган.

Сепаратистларның төп таләпләре арасыннан – Индонезия кораллы көчләренең төбәктәге хәрби операцияне туктатуы һәм “колониаль дәүләт”нең Папуага бәйсезлек бирүе.


Фикер өстәү