Халык фикерен исәпкә алып, быелга 5 өстенлекле бурычны билгеләгәннәр

Татарстан Хөкүмәте, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, быелга 5 өстенлекле бурычны билгеләгән. Республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган  карарда шул хакта сүз бара.

Документ нигезендә, бәяләр, тарифлар үсүне чикләү, товарлар һәм хезмәтләр сыйфатын яхшырту төп өстенлекле бурычлар булып торачак. Сораштыруда катнашучыларның 60 проценты диярлек азык-төлек һәм коммуналь хезмәтләр чыгымнарының зур булуын, «коммуналка» түләүләренең үзен-үзе акламавын күрсәткән.

Өстенлекле бурычлар исемлегенә шулай ук халыкның керемнәрен арттыру, социаль яклау эшен көчәйтү, социаль өлкәдә хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм аннан файдалану мөмкинлеген булдыру, халыкның әхлагын, культурасын үстерү, коммуналь хезмәтләр сыйфатын яхшырту кергән.

Татарстанда үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә тормыш сыйфаты начараю, хезмәт хакы аз булу, медицина хезмәтен күрсәтүдәге проблемалар, идарәче компанияләрнең эш сыйфаты «аксавы», торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә нәтиҗәле контрольнең булмавы, шулай ук рухи-әхлакый тәрбия роленең кимүе ачыкланган. Бу проблемаларны хәл итү республика хакимиятенең төп эш юнәлешләренә әйләнәчәк. Башкарылган эшләр турында быел 1 декабрьгә кадәр хисап тотачаклар.


Фикер өстәү