Татарстанда 17 меңнән артык хатын-кыз вакытыннан алда пенсия ала башлаячак

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар 50 яшьтә пенсиягә чыга ала.

Татарстанда күп балалы 17 меңгә якын хатын-кыз вакытыннан алда иминият пенсиясе ала башлаячак. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар 50 яшьтә, дүрт һәм өч баласы булганнар 56 һәм 57 яшьтә пенсиягә чыгачак. Моның өчен 15 ел хезмәт стажы һәм 23,4 балл пенсия коэффициенты булырга, шулай ук 8 яшькә кадәрге бала тәрбияләү һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәү шарт булуын искәртә Татарстан буенча социаль Фонд бүлекчәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү