Татарстан Министрлар Кабинеты 2024 елга өстенлекле бурычлар исемлеген төзегән

Татарстан Министрлар Кабинеты 2024 елга өстенлекле бурычлар исемлеген булдырган. Бу җәһәттән карарны Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Хөкүмәт мондый бурычлар исемлеген һәр ел саен раслый. Ул алдагы елда уздырылган социологик тикшеренүләр нәтиҗәләренә нигезләнеп төзелә. Шулай итеп, 2024 елга булдырылган исемлеккә дүрт бурыч: бәяләр һәм тарифлар үсүне тоткарлау (республикада яшәүчеләрнең 54 проценты шуны өстенлекле бурыч буларак күрсәткән), эчкечелеккә һәм наркоманиягә каршы көрәш (37,8%), ришвәтчелеккә һәм коррупция каршы көрәш (34,9%), әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яхшырту (32,7%) кергән.

Карар нигезендә, республика хакимияте органнары бурычларны гамәлгә ашыру чараларын Татарстанның дәүләт программаларына кертергә тиеш. Аерым боерык белән бурычларны үтәүне күзәтү өчен җаваплы кешеләр билгеләнәчәк. Министрлыклар һәм ведомстволар 1 декабрьгә кадәр бурычларны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләре турында хисап тотачак.
Чагыштыру өчен: узган елда мондый исемлектә 5 бурыч: бәяләр һәм тарифлар үсүне тоткарлау, товарлар һәм хезмәтләр сыйфатын яхшырту; халыкның керемен арттыру; социаль өлкәдәге хезмәтләрнең сыйфатын тәэмин итү; шәхси культура, әхлаклылык дәрәҗәсен үстерү; торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен яхшырту бурычлары күрсәтелгән булган.


Фикер өстәү