Язгы каникул чорында Татарстан лагерьларында 17 мең укучы ял итәчәк

Язгы каникул чорында Татарстан лагерьларында 17 мең укучы ял итәчәк. Шуның 829ы – мобилизацияләнүчеләрнең балалары.
Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтүенчә, мәктәп яны һәм шәһәр читендәге лагерьлар эшли башлаган да инде. Быелгы сезонда 280 ял оешмасы балалар һәм үсмерләрне кабул итәчәк.

Министр белдергәнчә, балалар ялының иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле барлык чаралар күрелә. “Каникулны үзләренә файдалы итеп үткәрә алачакларына ышанам”, – ди ул.


Фикер өстәү