«Безнең ишегалды» программасы халыкның хыялын чынга ашыра

Республикада «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндерү эшләре дәвам итә. Казан белән беррәттән башка шәһәр-районнарда, авылларда да эшнең гөрләгән чагы. Ел ахырына кадәр республикада 1084 ишегалдын төзекләндереп бетерергә кирәк.

Республика халкы матур белән ямьсезне аерырга күптән өлгерде. Һәркемнең матур җирдә яшисе килә. Казанның Хәйдәр Биһичев урамы, 23 нче йортта яшәүче Зәйнәп апа Насретдинова әнә шулай ди.

– Баштарак безнең фикерне сорап йөри башлагач, нидер барып чыгасына ышанмаган идем. Хәзер әле ярый, теге вакытта депутатлар белән очрашып, үз сүзебезне әйткәнбез дип сөенәм. Ишегалды әзер – бар да без теләгәнчә, – ди ул. – Шулкадәр рәхәт. Хәтта үземне башка шәһәргә күчкәндәй хис иттем. Күз алдында эшчеләр эшләде. Күңел көтеп торды. Балалар мәйданчыгы да бик заманча килеп чыккан. Константиновка бистәсендә яшәүче оныкларны өйләренә кайтарып та җибәреп булмый хәзер. Без җитәкчеләргә бик рәхмәтле.

Шәһәрләрнең матурлануы – бер хәл, район-авыллар нихәлдә соң? Чүпрәле районында киләсе атна башында өч ишегалдында эш башлаячаклар.

– Иң беренче итеп Иске Шәйморза авылында ишегалдын төзекләндерә башлаячакбыз. Авыл булса да, анда ике катлы йорт бар. Әнә шуның тирә-ягын да тәртипкә китерәбез. Машина кую урыннары ясыйбыз. Атынгычлар, баганага утлар, утыргычлар, чүп савытлары – барысы да урнаштырылачак. Юллар да төзекләндерелә. Халык моны бик көткән иде инде. Авылга матурлык килүгә алар бик шат, – ди Чүпрәле районы башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Радик Баһаутдинов.

Актанышта быел программага эләккән 4 кварталда төзекләндерү эшләре бара икән. Бу хакта безгә Актаныш районының башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлеге җитәкчсе Руслан Гарипов җиткерде. Аның сүзләренчә, эшләрнең  гөрләгән чагы.

– Әлегә  авылларга барып җитмәдек. Әмма программага кергән җирлекләр бар. Аларда эшләр киләсе елда башлана, – диде ул.

Беренчеләрдән булып ишегалды проектларын тәкъдим итеп, аңа хуплау алган Ютазы районында шактый эшләр башкарылган инде.

– «Безнең ишегалды» программасы кысасында башкарасы эшләр белән генә туктап калмыйбыз. Идарәче оешмалар үз ярдәмен тәкъдим итә. Ишегалларын тагын да матуррак итеп күрәселәре килә.  Пушкин урамындагы 105 нче йорт янәшәсендә агачлар да утырттылар, иске сарай-гаражларны исә, ишегалды төсләренә туры китереп, матур төсләргә буяп куйдылар. Бергәләп эшләгәч, күңелгә дә рәхәт, халык та канәгать, – ди районның шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Илнара Гыйләҗиева.

Әлеге программа республика халкы өчен зур бүләк булды, ди Татарстанның төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура министры Фәрит Хәнифов.

– Озакламый барыбыз да күптән хыялланган ишегалларында яши башлаячакбыз. Бүген уйланылган эшләрне тормышка ашыру кайчандыр мөмкин түгел кебек иде. Ә хәзер без моңарчы республикада булмаган программаны тормышка ашырабыз. Төзеп кенә дә булмый, аны саклый белергә дә кирәк. Халык әнә шуны да онытмасын иде, – ди министр.

САН

Татарстанда 2020 – 2024 елларда «Безнең ишегалды» программасы кысасында  2014 елга кадәр төзелгән йортларның 6775 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Әлеге программа бик киң күләмле, илдә аңа тиңе юк. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе күтәреп алды, башкарылуын шәхси контролендә тота, шуңа да аны Президент программасы дип тә йөртәләр. Әлеге вакытта республиканың 576 ишегалдында төзекләндерү эшләре бара. 2020 ел ахырына кадәр 1084 ишегалды төзекләндереләчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү