Республикада һәр өч кешенең берсе коронавирус кичергән

Татарстанда яшәүче һәр өч кешенең берсе коронавирус инфекциясенә каршы иммунитетка ия. Димәк, бу кешеләр COVID-19 белән авырган, дигән сүз.

“Роспотребнадзор” Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бүген мәгълүмат конференциясендә шулай дип белдерде. Аның әйтүенчә, канда инфекциягә каршы антитәнчекләр барлыкка килү кешенең инфекция белән “очрашып”, чирне йә бернинди билгеләрсез генә, йә ОРВИдан алып, пневмониягә кадәр, ап-ачык күренеп торган билгеләр белән уздырып җибәрүе турында сөйли. Мондый антитәнчекләр тест биргән 921 кешедә (31,3 процент) ачыкланган. Авдонина билгеләп үткәнчә, бу җәһәттән Татарстан – зур күрсәткечле субъектлар сафында. Татарстанда яшәүчеләрнең CОVID-19 инфекциясенә иммунитеты теге яки бу дәрәҗәдә формалашкан, дигән сүз бу.

Республикада 26-30 июнь көннәрендә Татарстанның һәр районында 3 меңгә якын очраклы кешедән (төрле яшь төркемнәренә керүче) кан алу оештырылган. Шулай итеп, аларның канында инфекциягә каршы антитәнчекләрнең бармы-юкмы икәнлеге тикшерелгән.

Алга таба “Роспотребнадзор” иммунитетлы кешеләрнең организмында антитәнчекләрнең күпме вакыт дәвамында саклануын белү мөмкинлеге бирердәй тикшеренү үткәрергә җыена


Фикер өстәү