38 ел буе сыер сауган Раушания Ибраһимова: «Яшьлегемә кире кайтсам, шушы ук юлны сайлар идем!»

Заманында бик күпләр мәктәп бетергән дә фермага юл тоткан. Кул хезмәте, авыр күтәреп ташу, үзәкләргә үтәрлек салкында резин итекләр киеп йөрү дә, таңнан торып, тәмле йокыларны калдыру да куркытмаган. Шушы һөнәрне яратып гомер буе эшләгән алар.

Авылда ферма эшләп торуның никадәр кадерле булганын аңладык инде без. Ул чакта авыл өстенә исләр тарала. Тирес исе, малларга бирелгән башак исе, апара исе, сөт исе… Сыерларның мөгрәү тавышы. Моңлы бер җырга тиң булган икән бит алар! Шөкер, күп җирдә әле малкайларны саклап калдылар, хәтта ел саен баш санын да арттырып торалар. Бар да заманча хәзер. «Йолдыз», «Миләш», «Сандугач» кушаматлары урынына колакларында саннар булса да, сыерлары да шул ук, аларны яратып савучылары да әле «теге» заманнан.

Кукмара районының «Восток» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сыер савучы Рушания Ибраһимова, эшемне бик яратып башкарам, ди. Шушы көннәрдә аңа Татарстан Рәисе карары белән «Татарстанның атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге шатлыгын уртаклашып, тәбрик итәр өчен без аңа шалтыраттык. Рушания апа башта каушап та китте. Үзен шулай зурларлар дип көтмәгән дә ул. Җитәкчеләре хезмәтен күреп, мактаулы исемгә тәкъдим иткәннәр икән.

– Бу кадәр зурларлар димәгән идем, – дип башлады ул сүзен. – Дәрәҗәле исемгә лаек булырмын дип өмет тә итмәдем, көтмәдем дә. Без бит заманында бер тиен акча алмыйча да эшләгән кешеләр.  Акча бирмәгәндә дә, малкайларны кызганып эшкә килә идек. Төрле чаклар булды инде. Фермабыз бетте дигәндә, безне бөлгенлектән коткардылар. Беләсезме кем? Хәзерге район башлыгы. Ул чакта ул үз эшен башлап кына җибәргән кеше иде. Алексей Леонтьев белән бергә фермабызны сатып алып, агрофирма төзеделәр. Хәзер инде Сергей Димитриев хакимияткә күчкәч, бу эшне Алексей Леонтьев алып бара. Эшкә сөенеп барам, сөенеп кайтам. Хезмәт хакы шөкер итәрлек. Инде икенче ел ял йортында сәламәтлегемне ныгытып кайттым. Бушка бит бу!

Рушания апа – Югары Шәмәрдән кызы.  Мәктәпне тәмамлый да, 11 ел буе бер партада янәшә утырган дус кызы, адашы Рушания белән фермага юл тоталар. Ул чакта бер төркемдә илле сыер була. Ике сменада эшлиләр. Берсе – иртәнге якта, икенчесе – кич. Сыерларны кул белән савалар.

– Яшьлектер инде. Арымый да идек. Сыерларны савып кайткач, кич клубка чыга идек. Зарланмадык та. 20 яшемдә кияүгә чыктым. Ирем Түбән Шәмәрдән авылыныкы иде. Рушания дә шушы авылга кияүгә чыкты. Аллага шөкер, гомер буе бергә без. Җәйләүләрдә бергә эшләдек. Инде хәзер фермалар заманчалашкач та, икәү бергә аңлашып эшлибез. 50 елдан артык дус без. Ятлар күзе тимәсен. Дустыма бик рәхмәтлемен. Аның белән таулар күчерергә була, – ди Рушания апа.

Ире турында да сораштык. Авылларына телефон номерларын сорап шалтыраткач, Камил абыйныкын биргәннәр иде. Бигрәк ипле сөйләште ул. Әллә безнең белән генә шулай матур аралашамы дисәк, Камил абыйны бөтен тирә-як авыллар хөрмәт итә икән. Җир кешесе ул. Гомере буе басуда эшләп, инде хәзер фермер хуҗалыгын җитәкли. Без шалтыратканда да кырда иде. Рушания апа никтер телефонын алмый дигәч, эшен ташлап, хатыны янына кайтып, безне сөйләштерде.

–  Камилем белән бик рәхәт тормышта яшибез. Каенанам да бик әйбәт кеше иде. Кызганыч, әни белән бергә озак яши алмадык. Мин кияүгә килеп, 7 ел узгач, вафат булды. Әмма әнигә мин гомерем буе рәхмәтле. Әле дә сагынып искә алам. Килеп керүгә үз баласы кебек яратып кабул итте. Бер-бер артлы балаларым тугач та, бер авырсынмыйча карады. Авылда декретта дип өйдә утырмыйсың. Ярый әни булды. Өч баламны, да сигез ай тулуга калдырып,  эшкә чыктым. Шөкер, бер дигән булып үстеләр. Олы кызым үзебез белән, икенчесе Теләче районының Сауш авылында кияүдә. Кияү белән өч бала үстерәләр. Улым белән киленем Казанда яши. Аларның ике баласы бар. Менә кайда ул бәхет! Шушы көннәремне күргәнгә чиксез рәхмәтлемен. Камилемнең ярдәмчел булуы, яратып яшәве аркасында мин бәхетле. Үзем дә яраттым инде, – ди Рушания апа. – Быел гаилә коруыбызга 35 ел була. Их, мин әйтәм, сизелмәде дә бит еллар. Начар яшәгән булсак, истә калыр иде.Үкенечле  яшәмәдек.

Рушания апа, ярый әле фермага төшкәнмен, дигән сүзне еш кабатлады. Шәһәр тормышын  яратмый ул. Әле хәзер дә кунакка баргач, бер утырып чәй эчүгә, өйгә кайтасым килә, ди.

– Әгәр киредән яшьлегемә кайтсам, шушы ук юлны сайлар идем. Сыерларым белән шулкадәр рәхәт  миңа. Хәзер менә кушаматлар гына бетте. Әмма шулай булса да, кайберләренә Рушания белән исем кушкалыйбыз. Безнең элек бер сыерыбыз бар иде, «Мальва» кушаматлы. Вәт бирә иде ул сөтне! Шуңа охшаган бер номерлы сыер да бар әле. Уйлаштык та, аңа да «Мальва» дип йөри башладык. Карарбыз инде, сөте ничек булыр, – ди Рушания апа.

Сөте дигәннән, заманында бер сыерлары 40ар литр сөт биргән. Эш автоматлаштырылгач, кайсы сыерның күпме сөт биргәнен белми башлаганнар. Хәзер сава торганнарының бөтенесе дә сөтле икән. Берсе 60шар литр сөт бирә, ди Рушания апа.

– Фермага яшьләр килми. Инде хәзер кул хезмәте юк. Пычрак ерып йөрмибез. Галош киеп кенә барабыз, – ди ул. – Туган якны, туган җирне яратучылар күп булсын иде. Шәһәрдә сулар һавагыз да юк бит сезнең. Авылларга кайтыгыз! Ә монда эш җитәрлек. Сез түгел, эш сездән куркып торсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү