Татарстанда югалган 12 яшьлек кызны эзлиләр

Кичә Биектау районы Шигали бистәсендә 12 яшьлек кыз югалган. Аның югалуы турында хәбәр ата-ана чатларында таратылган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә «эзләүләр дәвам итүен расладылар.

Билгеле булганча, кызны соңгы тапкыр 16.00 сәгатьтә Казанның Дементьев урамында күргәннәр. Шул вакыттан бирле аның кайда булуы турында берни мәгълүмат юк.

Кыз кара куртка, кара колготки, кара башлык кигән. Аны күрүчеләр булса, 112номерына шалтыратуларын сорыйлар.


Фикер өстәү