3 балалы гаилә янгын чыгып йортсыз калган: «Өйне ана капиталы акчасына сатып алган идек»

Аксубай районының Карасу авылында яшәүче Гайнуллиннарның бер мәлдә йортлары янып бетә. Ярый әле ут көндез чыга. Ул чакта ире Әнвәр эшкә китмәгән була. Илзирә олы кызы белән кечеләрен бакчадан алырга китә.

– Өч бала үстерәбез. Олысына – 7, уртанчысына – 4, кечкенәсенә 2 яшь тә юк әле. Без бу өйне ана капиталы акчасына сатып алган идек. Ут каян чыккандыр, әлегә билгесез. Бар да яхшы иде бит. Мин чыгып киткәндә, берни сизмәдем, – ди ул. – Балалар бакчасыннан чыккач та ут күренде. Берәрсе чүп яккан, ахры дим. Янабыз дип уйламадым да. Өч балабыз белән бернәрсәсез калдык.

Әлегә гаилә Яңа Дума авылында яшәүче Әнвәрнең әниләренә күченгән. Өч баланы Илзирәнең әти-әнисе үзләренә, Мөслим районының Табын авылына, алып китеп торганнар.

Әлеге гаилә ничек тә йорт салып чыгарга иде, диләр. Әмма гаилә башлыгы берүзе генә эшләп, йорт салырлык акча җыя алмыйлар. Шуңа да алар мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый.

Гайнуллиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Илзирә Илшат кызы исемендәге Саклык (Сбер) картасы номеры 2202 2006 9069 5042. Ул 89393146352 номерына беркетелгән.


Фикер өстәү