Кукмара районының Тырыш авылында яшәүче Кәүсәрия әби Сәләхетдинованың йорты янганын күреп, иң беренчеләрдән булып ярдәмгә күршесе Рамил Хисамов чабып килеп җитә. Әбигә, аның кызына һәм киявенә ут эченнән чыгарга Рамил булыша.
7 июльдә иртән биш тулырга өч минут кала бердәм кизү-диспетчер хезмәтенә 01 телефоны аша Тырыш авылында янгын чыгу хакында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр ун минут эчендә чакырган урынга килеп җитә. “Йорт тулысынча янып бетмәде, тик анда торырлык түгел, – ди Кукмара районы, Сәрдекбаш авылы җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев. – Түбәсе калай иде, шуңа ут таралмады, шифердан булса, каралты-кураларына да кабар иде. Янгын сүндерүчеләр дә тиз килеп җитте. Кәүсәрия апаны апрель аенда туксан яшьлеге белән котлаган идек. Әбинең кызы белән кияве, Чаллыдан кайтып, монда тора иде. Кызы белән кияве дә яшь түгел инде – пенсиядә”.
Тыл ветераны Кәүсәрия әби сугыш чорында да, аннан соң да төрле хәсрәтләр күргән. Олыгайган көнендә ут хәвефенә тарырга да язган икән. Хисамовлар аларга каршы гына йортта яши. Аның үзе белән сөйләшеп булмады, маллар карарга басуга китте, диделәр.
– Рамил – бик тыйнак кеше, үзе турында сөйләгәнне яратмый. МЧСтан да, авыл җирлегеннән дә рәхмәт әйттеләр, – ди хатыны Рәмзия. – Кәүсәрия апа белән аралашып торабыз. Сыерлар асрагач, иртүк торыла. Ял көнне дә, гадәттәгечә, 4 сәгать 45 минутта торып, урамга чыктым. Күрше йорттагы төтенне күреп, Рамилгә әйттем, ул шунда чапты. Мин янгын сүндерүчеләргә шалтыраттым. Ут яшен тизлегендә өйне камап ала. Йортка үтеп керерлек түгел икәнен аңлап, Рамил тәрәзәгә килә. Аны кул белән бәреп ватмакчы була, ләкин өч катлы евротәрәзәне алай гына коеп төшерә торган түгел. Рамил, тирә-юньне караштыргач, тимер кисәге табып ала. Тәрәзәне ватып, иң беренче ут эченнән Кәүсәрия әбине тартып ала, аннары кызы, кияве чыга.
Күрше-тирә арасында, ул тәрәзәне кияве ватса да була иде, дип сөйләүчеләр бар. Әйтү генә җиңел, андый чакта югалып та каласың, төтен, сөрем исе дә аңны томалый. Әлеге йорт 1968 елда салынган, тәрәзәләре соңгы елларда алмаштырылган. Янгынның нәрсәдән чыкканын әлегә төгәл әйтә алмыйлар. Кыска ялганыш аркасында булырга мөмкин.
Рәмзия Хисамова әйтүенчә, Кәүсәрия апа олы яшьтә булса да, хәтере яхшы, акыллы, бик әйбәт әби. Аягы начар йөрсә дә, тотынып, урамга чыгып утыргалаган. “Без – кара-каршы күршеләр, ярый бүгенге кебек җилле көн булмады, юкса янгын дөрләп таралыр иде, – ди ул. – Шул арада халык җыелды. Һәрбер йортта телефон бар бит, хәбәр тиз барып иреште. Коелардан шланг сузып, су сибә башладык, Кукмарадан да тиз килеп җиттеләр”.
Кәүсәрия әбине олы улының гаиләсе үзенә сыендырган. Улы Новокузнецкидан кайтып, шул авылда йорт салган, газ кермәгән әле. Гомер буе колхозда эшләгән тыл ветераны Кәүсәрия апа күршесе Рамилгә бик рәхмәтле.
– Безне күршебез коткарды, Аллага шөкер, – ди ул. – Мине тәрәзәдән тартып алдылар. Утның нәрсәдән чыкканын әйтә алмыйм. Йорт янды, лапас, гаражларны саклап калдылар. Авыл халкы күп җыелды. Аптырап, йөрәгем сызлап утырам инде хәзер. Ярый, балаларым бар, ялгыз түгел. Ятим кызларның йорты иде ул. Ата-аналары үлгәч, аларны мин үстердем. Картлык көнемдә шунда яши идем, нигезне ташлыйсы килмәде. Бернишләр хәл юк…”
Фәния Арсланова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat