7 кешене янгыннан коткарган Руслан Нургалиев: «Мин үземне геройга санамыйм»

Кичә төнлә Кукмара районының Югары Арбаш авылында Корбангалиевлар гаиләсендә янгын чыга. Бәхеткә, берәү дә зыян күрми, йортны да саклап калалар. Алар гына түгел,барлык авыл халкы Русланга рәхмәт укый. Без дә батыр егеткә шалтыраттык.

— Ул кичке өйдә әнием белән икәү генә идек. Унынчы яртыларда тәрәзәгә карасам,күршеләрнең верандасы яна. Әнигә янгын сүндерүчеләрне чакырт дидем дә, үзем ярдәмгә йөгердем. Ятканнар иде инде. Шакып уяттым. Янгынны бергәләп сүндерә башладык. Алар эчтән су сибә,мин кар атам. Шул арада тизрәк биш баланы алып чыгып, туганнарына озаттык. Янгын сүндерүчеләр дә тиз килде. Аллага шөкер,ут таралмады,-ди ул. — Авылда ут-күздән куркып яшибез.Минем урында кем булса да,ярдәмгә йөгерер иде. Әле ярый төнлә булмады. Шунысына сөенәбез.

Гөлгенә Шиһапова.


Фикер өстәү