Кичә кич Татарстанның Минзәлә районында М-7 «Волга» автоюлының 1084 нче километрында юл-транспорт һәлакәте булган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм алда барган «ГАЗ» автомобиле белән бәрелешкән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә «Лада»ның шоферы һәм пассажиры үлгән.