Укытучыларга хезмәт хакын исәпләү тәртибен үзгәртергә җыеналар

Россиядә 2023 елда игълан ителгән укытучылар һәм остазлар елында Дәүләт Думасында педагогик хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүнең яңа системасын кертергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта Россия Президенты каршындагы Совет утырышында Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белдерде.

Аның сүзләренчә, бүген педагогик югары уку йортларыннан соң мәктәпләргә эшкә килгән күп кенә талантлы яшьләр илнең күпчелек төбәкләрендә мәгариф системасында түбән хезмәт хакы аркасында бик тиз башка эшкә китәләр.

Матвиенко 2020 елда ук Федерация Советының мәктәп укытучылары өчен хезмәт хакы исәпләү механизмын үзгәртү, барлык төбәкләр өчен бердәм алымнар булдыру инициативасы белән чыгуын искәртте. Бу педагоглар өчен ачык, аңлаешлы түләү системасы булырга тиеш.

Аның сүзләренчә, бүген Мәгариф министрлыгы, сенаторлар, төбәкләр, укытучылар профсоюзлары бу проблеманы бердәм аңлауга килгәннәр. Шуңа бәйле рәвештә ул Совет исеменнән укытучылар өчен хезмәт хакын исәпләү механизмын үзгәртү буенча тиешле инициатива белән дәүләт башлыгы адресына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел укытучыларның хезмәт хакы мәсьәләсен Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән очрашуда күтәрделәр. Быелгы ел тематик чараларга гына түгел, педагогларның тормыш сыйфатын яхшыртуга да багышлана. Әмма Ларионова билгеләп үткәнчә, төбәкләрдәге укытучыларның хезмәт хакын Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы укытучыларның хезмәт хакы белән чагыштырырга кирәкми.


Фикер өстәү