«Минем үләсем килә!» Яшүсмерләрне үз-үзенә кул салырга нәрсә этәрә?

«Классташларым яратмый, абыем кыйный, җавапсыз мәхәббәт кичерәм. Үләсе килә!», «Барысы да туйдырды! Яшисе килми!», «Фотосурәтемә карыйм да ямьсез булуымны аңлыйм. Мин яшәргә тиеш түгел!» Ышанмаган җирдән ышанырга туры килер: популяр социаль челтәрдәге үз-үзенә кул салырга теләүчеләрнең төркемендә яшьләр язып калдырган сүзләр бу! Суицид турында уйланучыларны соңгы чиккә этәргән сәбәпләрнең берничәсе, әмма еш очрый торганнары шушылар.

«Үлемдә мәгънә күрәм»

М. үзен кая куярга белмәгәнгә, фикердәш таба алмаганга күрә, социаль челтәрләрдәге шундый төркемнәргә кушылып, күңелен бушатырга тырыша.

– «Барысы да яхшы буласына ышан» дигән юк-бар киңәшләр язсалар да, чарасызлыктан, бушанасым килә. Берничә ай дәвамында үз-үземә кул салу турында уйланам. Әмма моның сәбәпләрен белмим… – ди кыз. – Психологка баруның мәгънәсен тапмыйм. Юк-бар белән башыңны катырасың, ата-анаң ашата, эчертә, тәэмин итә бит сине, диюдән башка сүз ишетмәячәкмен. Хәлемә килгәндә, төшенкелек, өметсезлек хисләрен кичерәм. Уңай эмоцияләр кичермәвемә шактый инде. Көн дәвамында арыганлык хисе баса, уянасы килми. Эчке бушлыктан кала бернәрсә дә тоймыйм бугай.

М. әти-әнисе белән мөнәсәбәтләрнең дә шәптән түгеллеген яшерми. «Мин санап үткәннәр алар өчен – буш сүз. Минемчә, алар миңа карата бернинди дә ярату хисе кичерми. Бөтен нәрсәне дә ата-ана бурычы хакына гына эшли», – дигән фикер оялаган яшүсмердә.

М. мәктәптә дә әллә ни аерылып тора торган кеше түгел икән. Бер сүз белән әйтсәк – ялгызак. Дуслары да юк, кемнәр беләндер дуслашырга теләге дә юк. Әмма начар укымый, «4ле», «5ле» билгеләре белән сөендерә.

– Үләсе килү теләге әти-әни белән әрләшкәч яисә мәктәптән кайткач барлыкка килә. Социаль челтәрләрдә начар хәбәр күрсәм, бу теләк көчәя генә, – ди ул. – Мин барысын да үзгәртергә телим, ләкин миннән башка бу беркемгә дә кирәкми, шуңа күрә мәгънәне үлемдә генә күрәм.

Куркыныч статистика

2020–2022 елларда Татарстанда балигъ булмаган балалар арасында суицид очраклары кисәк арткан. Статистиканың куркыныч булуын Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец әйткән иде.

Аның сүзләренә караганда, 2020 елда шундый 11 очрак теркәлсә, 2022 елда үз-үзенә кул салучы яшүсмерләр 22гә җиткән. Соңгы биш елдагы иң зур күрсәткеч бу. Өстәвенә яшь чикләре дә үзгәреш кичергән: элек 13 яшь булса, хәзер инде кырын уйлар 11 яшьлек балаларның да башына керә. 2022 елдагы суицид очраклары, нигездә, 16–17 яшьлекләргә туры килә. 13 яшькә кадәргеләр арасында алты суицид очрагы теркәлгән.

Республиканың балалар омбудсмены Ирина Волынец фикеренчә, яшь буынның үз-үзенә кул салу сәбәпләре гаиләдәге низагларга, аңлашылмаучанлык, ялгызлыкка бәйле. Берничә ел элек үз-үзенә кул салуны, нигездә, тулы булмаган гаиләләрдәге балалар башкарса, хәзер бу – имин саналган гаиләләрнең дә баш бәласе.

Ярдәм кулы 

Суицидны булдырмый калу мөмкин, ди белгечләр. Бу эш беркайчан да уйланылмыйча башкарылмый. Аңа хас билгеләр дә, сәбәпләр дә бар. Бик еш кына үлем-китемнәр – игътибарсызлыгыбызның аяныч җимеше.

Ничек булышырга?

Тыңларга. «Була торган хәл», «Уза ул, бетә ул» дияргә түгел. «Мин сине тыңлыйм» дип, уй-кичерешләрне сөйләргә мөмкинлек тудырырга кирәк.

Фикер алышырга. Мәсьәләне ачык рәвештә, уртага салып сөйләшү – нәтиҗәле ысул. Ул борчылу хисен дә баса. Бу темадан качу – хәлдән чыгу юлы түгел.

Игътибарлы булу. Вак-төякләргә, кәеф үзгәрешләренә, кешенең үз-үзен тотышына.

Өмет уяту. Төшенкелеккә бирелгән кешенең еш кына таяныр ноктасы булмый. Мондый чакта үз кыйммәтләреңне көчләп тагарга түгел, ә аңлаучы кеше булырга кирәк.

Сан

– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматларына ышансаң, дөньяда ел саен 800 меңләп кеше үз-үзенә кул сала. Башкача әйткәндә, һәр 40 секунд саен бер кеше якты дөнья белән хушлаша.

– Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе мәгълүматларына караганда, 2022 елда балалар арасында 90 суицидка омтылыш теркәлгән. 2020 елда бу күрсәткеч 53 булса, 2021 елда – 77.

– Татарстанда, Башкортстан белән беррәттән, Идел буе федераль округында балалар арасындагы суицид очраклары саны аеруча күп теркәлә.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү