Кичә югалган кызны Казан үзәгендә тапканнар

Кичә Биектау районының Шигали бистәсендә югалган 12 яшьлек кызны Казан үзәгендә тапканнар. Соңгы тапкыр аны Дементьев урамы тирәсендә күргән булганнар. Бу хакта “Татар-информ” ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Агентлык хәбәренә караганда, кыз шәһәр үзәгендә – Камал театры тирәсендә табылган. Аны Шигали бистәсендә яшәүче, кызны үз теләге белән эзләргә алынган бер ир-егет күреп алган. Ул,кызның әтисенә шалтыратып, баласының исән булуы турында хәбәр иткән.


Фикер өстәү